Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр - страница 2

Шрифт
Интервал


Җавап өчен үзеңә чират килеп җиткәч,
Бирер урыныңны сиңа оҗмахта.
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,
Үтә берүк, зинһар, әйтеп калдырам!

Ана нәсыйхәте

Җыр

Эльвира Хаматнурова көе

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтне үтә берүк балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!
Яшь гөмерләр үтеп, картлык көннәр җиткәч,
Матур килеш булмый сакланып…
Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгыз ташланып.
Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты йөзең белән миңа йөрүең.
Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.
Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын хәсрәтемне-моңымны,
Сакламасам иде нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгы-зарымны.
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтне үтә берук балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Әнкәй синең догаларың кирәк миңа

Әнкәй сөйләгән әкиятне тыңлау
Сабый чактан калган йолалар…
Тыңлап ята идем йотлыгып
Әнкәй укыганда догалар…
Дога тәэсиреннә чума идем,
Хыял дулкынына атланып.
Ярсып күз яшемне коя идем
Мендәремә ятып капланып.
Укы дога, әнкәй син бүген дә,
Гыйбадәт кыл минем өчен.
Догаларың әгәр укып торсаң,
Аллаһ тәгаләм бирер көчен.
Озатканда ерак юлга – сәяхәткә
Бирсәң әгәр фатихаңны миңа.
Изге догаларың тамчы югалмыйча
Мотлак әҗер булып кайтыр сиңа.
Бәла-каза, миңа яки сиңа килсә,
Хәсрәтен уртак итеп кичерербез.
Фатихаңны вакытында бирсәң,
Аллаһ тәгалә ярдәмен күрербез.
Хәзер инде, әнкәй, зур үссәм дә,
Берүк туктатма, догаңны дәвам ит!
Изге сүзләр синең миңа куат бирә,
Ярдәмеңә әле һаман мохтаҗ бит.
Бәхет-шатлык, сиңа яки миңа килсә,
Сөенечләрен уртак итеп кичерербез.
Догаларны вакытында ирештерсәң,
Аллаһ тәгаләдән ярдәм без күрербез!

Укы дога Әнкәй

Әни укыган әкиятне тыңлау
Сабый чагымдагы йолалар…
Тыңлап ята идем йотлыгып
Әнкәй укыганда догалар…
Дога тәэсиреннә чума идем,
Хыял дулкынына атланып.
Ярсып күз яшемне коя идем
Мендәремә ятып капланып.
Укы дога, әнкәй син бүген дә,
Гыйбадәт кыл минем өчен.
Догаларың әгәр укып торсаң,
Аллаһ тәгаләм бирер көчен.
Озатканда ерак юлга – сәяхәткә
Бирсәң әгәр фатихаңны миңа.
Изге догаң тамчы югалмыйча
Мотлак әҗер булып кайтыр сиңа.