Өрәк җаны - страница 9

Шрифт
Интервал


Аягөсте төш күрми лә инде ул. Уяу килеш саташып та йөрми. Ул саташса да Хәсән саташмыйдыр. Димәк, аңа чынлап шалтыраттылар.

Канәгать булып китмәсә, әрвахлар өрәк булып кайта икән, дип сөйләнүләре чын микән соң әллә? Закирҗанны ашыктырыбрак күмделәр шул. Якын туганнары кайтып җиткәнен дә көтмәделәр. Әллә шуңа рәнҗеде микән? Шуңа өрәк булып кайтты микән? Әллә ул Сәкинәнең Хәсән белән мавыгуын күреп-белеп торамы? Шуңа җаны тынлык табалмыймы? Шуңа өрәк булып кайтканмы?

Шулайдыр ул…

Шуның өрәгедер…

Телефон шалтырады. Аның тавышы шул тиклем ямьсез булып тоелды, Сәкинә хәтта тертләп китте, бөтен тәнен салкын телеп үтте.

Тагын шалтырау…

Тагын…

Телефонны алу куркыныч иде, хәзер япа-ялгыз калгач, ул теге Тавыш белән сөйләшә алмас, йөрәге ярылып китәр сыман тоелды. Әмма телефон тынмады. Аның шалтыравы үзе үк җанны талый иде. Сәкинә трубканы күтәрде.

– Сәкинә, ишекне ачарга әзерлән. Мин подъездга якынлашып киләм.

Хатын катып калды. Кулыннан трубкасы төшеп китте. Ул телефон төймәсенә туры килде дә Тавыш дәһшәтле бер дулкын булып бөтен фатирга таралды:

– Ник дәшмисең? Әллә ышанмыйсың?

Сәкинәнең иреннәре күгәреп калтыранырга тотынды.

– Тавышымнан танымыйсың мени?! Ник дәшмисең?!

Хатын нәрсәдер әйтергә теләде. Тик иреннәре генә тартышты.

– Ә җирләвегез хакмы? – дип үҗәтләнде Тавыш, – Ашыккансыз! Ашыкмаска иде. Ха-ха-ха…

Сәкинә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде.

– Менә кызык булачак хәзер. Ник дәшмисең?– Тавыш бераз тынып торды, – Ярый, мин кайтып җитәм. Көт, яме!

Тавыш телефоннан түгел, ә күкләр күкрәгеннән ишетелгән сыман иде. Закирҗанның җаны адашып йөргән күкләр катыннан килә иде тавыш. Шуңа да ул шомлы, бөтен барлыгыңны актарып ташлый, бөтен күзәнәкләреңне курку белән тибрәнергә мәҗбүр итә. Бу дөньяда куркудан башка, йөрәгеңне ярсып чәбәләнергә мәҗбүр иткән, котыңны алып бөтен эчтәлегеңне мәсхәрәләгән куркудан башка, бер хис тә калмагандыр төсле иде.

Кинәт форточка ачылып китте. Ниндидер улау ишетелде. Хатын үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде дә зур ачылган күзләрен тәрәзәдән аера алмыйча ишек төбендәге почмакка шуышты. Форточкага текәлеп озак торды. Аннан зәңгәр томанга уралып ниндидер коточкыч нәрсә керер сыман иде. Керер дә идән уртасына җитеп Закирҗанның өрәгенә әверелер. «Син ник мине мәсхәрәлисең, тере чагымда өстемнән көлүләрең генә җитмәгәнме, ник үлгәч тә тынгы бирмисең?!» – дип Сәкинәнең бугазына ябышыр…