Мәхәббәт яңгыры - страница 3

Шрифт
Интервал


Тәҗрибәле журналистлар хәтсез эшли бу гәзиттә. Фәндидә апа шундыйларның берсе. Аннан башка да күпләр бар – әллә нинди дәүләт бүләкләре ияләре, танылган язучылар. Барсы да редакция кануннарына буйсынып, «мин–мин»леген артык күрсәтмичә генә эшли һәм яши бирә. Бер нинди шартлылыкны да, бер нинди кануннарны да бар дип белми торган кеше дә юк түгел. Монсы инде Искәндәр була. Ул беркайчан да вакытында эшкә килми, вакытында кайтып китми, көне буена бүлмә саклап утырмый. Килгән кунакларын хәмер белән дә сыйларга, алар белән бергә үзе дә сыйланырга мөмкин. Әлбәттә, аны тиргәп тә, премияләрен кисеп тә торалар, ләкин Искәндәрнең моңа бик исе китми, ул үзенчә яши бирә. Аның урынында башка берәү булса, эштән куу белән куркытырлар һәм куарлар да иде. Тик Искәндәрне моның белән алдырып булмый. Аны моңа кадәр куып та караганнар инде, болай гына түгел, статья белән куганнар, тик берничә айдан баш мөхәррир кабат чакырып алырга мәҗбүр булган. Искәндәр нәкъ шул вакытта үз шартларын куеп, тәртипсезлеген законлаштырып килгән, диләр. Башта ул Таңчулпанга бик тәкәббер, кырыс бәндә булып тоелган иде. Үз–үзен тотышында һавалану, хәтта бераз мактану да бар сыман күренгән бу яшь кешегә карап ул: «Монсы тагын ниндирәк кош инде?!»—дип уйлап та куйган иде хәтта. Бер–ике мәкаләсе гәзиттә күренүгә үк үзен әллә кемгә санап йөрүче «йолдыз»га охшаткан иде ул аны. Тик кем икәнен, дөресрәге, исемен белү белән, хаталануын аңлады. Искәндәр бер ничә шигырь китабы чыгарып танылу тапкан, роман, повестьлары гәзит–журналларда басылып торган язучы иде. Әсәрләрен Таңчулпан үзе дә, ире Тәлгать тә бик яратып укыйлар, аны әлеге чорның иң талантлы язучыларыннан исәплиләр иде.

Әле Искәндәрне якын күреп, бар күңеле белән аның яклы булып утыруы да шул талантын бәяләүнең бер галәмәте генә иде. Һәрхәлдә, Таңчулпан үзе шулай уйлады. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел иде инде. Ни генә әйтсәң дә, икесенең дә үз гаиләсе, балалары бар…

Гаилә турында уйлавына, бүгенге төше кабат хәтеренә килде. Әллә нинди сәер төш булды әле ул, онытылмый да, тынгылык та бирми. Таңчулпан янә бер тапкыр аны күздән кичерде.

Ниндидер кояшлы якты көн, имеш. Таңчулпан күкрәгенә сыймас шатлыгы бар сыман, чәчәкле болын буйлап канатланып йөгереп килде дә көтмәгәндә әрәмәлеккә кереп юлыкты, агачлар арасында сузылган үрмәкүч авына эләгеп туктап калды. Пәрәвез җепселләреннән ычкынырга теләп чәбәләнергә тотынды, тик аның саен ныграк урала барды, ә җепселләр мизгел эчендә калынаеп, котылып булмаслык арканга әверелде. Ул арканнар кояш нурында төрле төскә кереп балкый, бу матурлык ничектер үзенә тарта һәм бөтен җаның-тәнең иреккә чыгуны таләп итсә дә, арканнар назыннан ычкынасы килми, анда син үзеңне хәвефсезрәк тойган кебек буласың. Менә шундый сәер халәттә озак бик озак бәргәләнде Таңчулпан. Кайчагында, агачлар арасыннан, ире Тәлгатьнең йөзе күренгәндәй булып, аңа ялварды:«Кадерлем, коткар мине мондый халәттән! Зинһар, коткар!» Тик бер нинди дә җавап ишетелмәде… Ә бераздан яшен яшнәде. Кулында яшен шарлары уйнатып бер егет пәйда булды. Ул егетнең карашыннан ук теге арканнар әзелеп, эреп юкка чыкты һәм Таңчулпан, мәңгелек тамуг газапларыннан котылган кеше сыман аңа иярде. Тиздән яңгыр коярга тотынды. Чиләкләп койды яңгыр, чыланмаган бер генә урынны да калдырмады, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән сыман тоелды ул, күзәнәкләрнең эчендә дә чиләкләп яңгыр коядыр, бу яңгыр мәңге туктамастыр сыман тоелды. Тик ул туктады. Яңгыр тукталу белән алар ниндидер шәһәр урамында булып чыктылар. Якты шәһәр, ниндидер сихри, әкияти шәһәр иде бу, күгендә көләч кояш елмая, ә асфальт буйлап, көчле бер дулкын булып гөрләвекләр ага. Кинәт Таңчулпан бер нәрсәгә игътибар итте – теге егет белән икесеннән башка берәү дә чыланмаган иде. Ни өчен шулай икәнен сорау белән, ул уянып китте. Ә егетнең җавабын инде өнендә ишетте:«Бу мәхәббәт яңгыры…»