Мин җәйге кояшка алданып җиңелчә генә киенгән идем. Өстә – спорт костюмы, аякта – кроссовкалар. Автобустан төшүгә яңгыр бераз басылгандай булса да урам инде ярыйсы ук пычранып өлгергән иде, ә күпер башына җитәрәк, ташлы ком җәелгән җир беткәч, бөтенләй баткакка әйләнде һәм мин кроссовкаларны салып кулыма тоттым да, чалбар балакларын тезгәчә сызганып атладым. Яңгыр бөтен киемемне чылатып бетергәнлектән, җил салкын булып тоелды, ул сөякләремә кадәр үткәндәй булды. Моңа кадәр әкият доньясы булып төшләремә кергән Шүрәле урамы инде ул кадәр үк матур булып күренмәде. Ул ниндидер салкын котсызлык бөркеп торган ташландык авылны хәтерләтте. Урамда кеше заты, кеше генә түгел, хәтта эт-фәлән дә, сыңар җан иясе дә юк иде. Өй түбәләренә тыпылдап тамган тамчыдан башка бер тавыш та, бер хәрәкәт тә юк, әйтерсең, урам мәңгелек йокыга талган. Мин калтыранып куйдым. Ирексездән күңелгә шом йөгерде. Кайтуын кайттым да, тик картый инде исән түгелдер, аны күптән җирләгәннәрдер, гомумән, бу урамда барсы да күптән инде үлеп беткәндер сыман тоелды.
Капка шыгырдап ачылды. Аның шыгырдауы ничектер җанымны кырып алган сыман булды. Мин, әлеге шомлы тавышның тагын кабатлануыннан куркып, аны тиз генә ябып куйдым, тик ул тагы да куркынычрак булып шапылдап ябылды. Моңа игътибар итмәскә тырышып, ашыгып ишеккә уздым. Тизрәк өйгә керергә теләп ишек тоткасын тарттым. Тик ишек ачылмады. Мин тагы тарттым. Ачылмады. Ул эчтән бикле иде. Күңелгә шик йөгерде. Картый көндезләрен ишек бикләп утыру түгел, аны төнгелеккә дә ачык калдыра торган иде бит. Нәрсә булды икән?
Хәтсез генә дөбердәткәннән соң, эчтән аяк тавышлары ишетелде. Ишек янына җиткәч, ул туктап калды. Тыңлап торды. Мин тамак кырган булдым.
– Кем йөри анда?
– Мин бу, картый…
– Син кем?
– Илһам.
– Минем Илһамым шәһәрдә әле.
Аяк тавышына карап мин аның китәргә җыенганын шәйләдем дә елардай булып кычкырып җибәрдем.
–Картый, мин кайттым бит… Кичке автобус белән… Өшедем, керт инде…
Җавап ишетелмәде. Веранда тәрәзәсен каплап торган пәрдәнең бер чите ачылды да картыйның курку катыш сагаюлы йөзе күренде. Ул озак кына мине өйрәнеп торды.
–Мин бит бу, картый. Танымыйсың мени.
Ул дәшмәде. Ниндидер дога укый-укый ишек янына килде дә аны ачып җибәрде. Кулындагы очлы таягын миңа төбәп, тагы бераз карап торды.
–Кем икәнеңне ник башта ук әйтмәдең,– диде ул мине ишектән тартып алып,– Кер тизрәк. Котымны алдың бит.