Убырлар уянган чак - страница 28

Шрифт
Интервал


–Менә, – диде ул, кайдандыр күлмәк-ыштан алып чыгып, – Артык зур түгел бугай. Үзеңнең киемнәреңне ихатага ташладым. Пычранып, сасып беткәннәр.

–Айрат кайда?

–Аны хәзер уятабыз.

Каешны ныграк кысып, балагын сызганып куйгач, Һидиятның чалбары таман диярлек булды, футболканың иңсәсе терсәккә төшә язып калды.

–Яныгыздан үтеп бара идем, сәндрәдән егылып төшкәнегезне күреп калдым, – диде ул, кулындагы нашатырлы мамыкны Айратның борынына китереп,– Подъем! Килеп карасам, икегезнең дә күзләре йомык, үзегез кем беләндер сөйләшеп ятасыз… Айрат, торырга вакыт!

–Без вампирны күрдек…

–Мин дә аптырадым аңа… Күрәсең, таң алдыннан ояларына кайтырга өлгермичә, якын тирәдәге караңгы урынга посарга мәҗбүр булганнардыр… Айрат, дим!

Айрат битен уа-уа торып утырды. Гаҗәпләнүдән зур акайган күзләре белән тирә-якка каранып алды.

–Нәрсә булды?

–Әйдә, юынып киләбез.

Айрат аксый-аксый Һидият артыннан иярде. Мин өй эченә күз йөгерттем. Моңа кадәр игътибарга алмаганмын икән, Һидият вампирлар барлыгын күптән чамалаган һәм аларны каршыларга әзерләнгән. Зәңгәрсулана барган тәрәзә төбе саен тышка каратып көчле пожекторлар куелган, алар янында берешәр өем очлы таяклар сөялеп тора, прус яңагына динни язулар эленгән. Хәтта газ болонын да өйгә кертеп куйган. Мич авызында биш литрлы канистр утыра, бензиндыр, күрәсең…

–Дөнья хәлен белеп булмый, бырат, – диде ул минем кайда караганымны тоеп, – Бөтен авылда күп булса ун-унбиш кеше калгандыр. Иртәме-соңмы, безгә дә чират җитәчәк. Ә убырлар көчле. Башта алар тәрәзәгә килеп ялыналар иде, хәзер үзләре һөҗүм итә башладылар. Алар үзгәрәләр. Көннән көнгә.

–Нәнәйне базда калдырмаска иде,– диде Айрат, безнең янга кереп, – Бәлки, ул үлмәгәндер…

–Хәзер соң инде… – Һидият тәмәке кабызды, – Соң…

–Бәлки, милиция чакырыргадыр? – дидем мин бу фикернең элегрәк башыма килмәвенә үкенеп,– Яки анда, башка берәр коткару хезмәтен…

Һидият елмаеп куйды:

–Киноларда гына тиз килеп җитә алар. Берничә җиргә шалтыратып караган идем, көлделәр генә. Үзебезгә тырышырга кала.

Айрат иреннәрен кысып куйды:

–Моның чынлап та өндә икәненә ышанасы килми…

–Ышанасыңмы-юкмы, ә сугышырга туры киләчәк, – диде Һидият, карават астыннан шланг төргәген алып, – Тиздән караңгы төшә, юкка вакыт үткәрмик.

Ул берничә метр шлангыны үлчәп кисте дә газ болонына ялгарга кереште. Нәкъ шул чакта ишекне нәрсәдер тырмап алды. Без катып калдык.