Сагындым. Кайт инде - страница 18

Шрифт
Интервал


– Шәгали бабай… – Искәндәр үләндәге чыбыркысын иелеп алды, – Шәгали бабай, ә мин әтиемне терелтә аламмы?..

Инде бабай тынып калды. Аның күзләре төпсез моң күленә әверелде. Озак кына өнсез торганнан соң бөтенләй икенче тавыш белән:

– Бер кем дә мәңгелек түгел, улым. Кеше китә, җирдә аның эше кала, җимеше кала. Әтиең изге кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Ә син аның рухын терелтә аласың, улым. Аны фәкать син генә терелтә аласың. Моның өчен озак вакыт кирәк, әрвахлар рухына тап төшермәслек итеп яшәргә кирәк…– дип әйтеп куйды.

Йөрәге ашкынып типте Искәндәрнең. Куанычы көчле иде – ятимлекнең бөтен ачылары артта калачак хәзер. Әтисе белән бергә кайтып кергәч, әнисе нәрсә әйтер икән?! Әй, сөенер инде, әй кочаклар, әй, үбәр инде. Елап та алыр. Еласын, әйдә, еласын бер туйганчы. Эх, әтисе белән кайтып кергәч!.. Ә шулай булачагына шиге юк иде Искәндәрнең. Андый-мондый гына кеше түгел, Шәгали бабай үзе әйтте бит. Ә син аны терелтә аласың. Аны фәкать син генә терелтә аласың, диде…

Көтүнең урамга керүе булды, Искәндәр зиарат ягына йөгерде. Әллә артык кабаланды, әллә берәр нәрсәгә абынды, мәтәлләп китте, сыңар кәлүше әллә кайда очып барып төште. Тик малай моңа игътибар итмәде,сикереп торды да аксаклый-акаклый йөгерүен белде. Күңеле тулган Шәгали бабай, аның артыннан карап, җиң очы белән күзләрен сөртеп алды, иреннәренең калтырануын гына басарлык чара тапмады…

Зиарат коймасын сикереп кергәч, Искәндәр таныш кабергә ашыкты. Күңелен сәер серлелек биләп алды. Аның уйларын әтисе дә белеп торадыр, улы кичергән газаплар аны да әрнетәдер. Кабер рәшәткәсенә ак күбәләк килеп кунды. Малайның йөрәге дерт итеп китте, тәне эсселе-суыклы булды. Ул сак кына кулларын алга сузды, тик күбәләкне учына алырга гына җөрьәт итмәде, очып китәр дә Искәндәрнең бөтен хыялларын җимерер төсле тоелды. Малай күзләрен күбәләктән алмый гына җиргә тезләнде:

– Әтием, кайт!.. Синсез бик кыен безгә, – дип пышылдады ул,– Миңа да кыен… Әниемә дә… Кайт, әтием, кайт…

Аның яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Сүз әйткән саен иреннәре, юк, иреннәре генә түгел, бүтен тәне, тәненең һәрбер күзәнәге дерелдәде.

– Әтием, кайт!.. Азга гына булса да кайт!.. Минем сине бик күрәсем килә… Синең белән урамнан җитәкләшеп үтәсем килә… Әтисе юк моның, димәсеннәр… Кайт, әтием, кайт… Азга гына булса да…