Сагындым. Кайт инде - страница 2

Шрифт
Интервал


Ишегалдына чыгу белән шәфәкъ нурында кызарыбрак күренгән сары каенга күз салды да аптырап калды. Бу каенны ул нәкъ шул рәвештә, шәфакъ нурында кызарган итеп, күрергә тели, шул килеш ярата иде. Әле гаҗәпкә калды – каен яфраклары коелган, ботакларында зәңгәрсу бәсләр ялтырый. Җиңелчә киеме аша салкын бәреп кергәч кенә һушына килеп тирә-якка күз салды. Бөтен җирдә ап-ак кар иде. Кыш җиткән, ләбаса! Ә ул моны сизми дә, күрми дә калган. Күңелен югалту ачысына тартым бер хис телеп үтте. Ул әсәрләре белән, хыял дөньясында булып, үз тормышы белән тулы канлы итеп яши алмыйдыр, болай да кыска гомере ничектер читтән узып барадыр сыман тоелды. Кайчан гына алтын көз иде бит, әле менә кыш та килеп җиткән. Кыш сулышы салкын һәм саф дулкын булып үпкәләренә керде. Ул ютәлләп алды. Озак ютәлләде. Аннан соң ничектер җиңел булып калды, эчендәге бөтен юшкыннар чыгып беткәндер сыман тоелды. Шулай да югалту хисе басылмады.

…Югалту хисе тирән иде…

Ул юка кием аша кергән салкынга да игътибар итмичә урам буйлап атлады. Кичтер дип уйлаган иде. Таң алды гына икән әле. Аның мондый хәлләрдә калганы бар иде. Ул шуны хәтерләде. Кешеләр куәтле бер ташкын булып эшкә ашыга. Кинәт аның да шушы ташкынга ияреп китәсе, гади кеше тормышы белән яшисе килеп китте. Үзенең иртәнге автобуста кысылып баруларын, ашыга-ашыга станок артына, яки шунда берәр редакция бүлмәсенә кереп басуларын күзаллап куйды. Һәм елмайды. Дөньяда язмы, көзме икәнен дә белмичә урамга чыккан башың белән анда нәрсә майтара алыр идең икән?!. Һәркемнең үз урыны инде, үз язмышы.

Бераздан тукталыштагы халык саегып, урам бушабрак калды. Бары тик яшүсмерләр һәм балаларын җитәкләгән әти-әниләр генә иде. Мәктәпкә ашыгалардыр инде. Мәктәпкә…

Яңа әсәрен тәмамлап урамга чыккан саен ул үзен ниндидер ят шәһәргә, таныш та, шул ук вакытта чит тә булган бөтенләй башка дөньяга эләккән шикелле тоя иде. Үз эшен, үз гаиләсен яраткан шикелле үк ул бу шәһәрне дә ярата, үз дөньясыннан бу дөньяны сагынып кайта, аның һәрбер нәрсәсен кадерле күреп карашлары белән назлап-сөеп үтә иде. Бүген дә шулай булды. Ләкин бүген аның күңелендә сагынудан бигрәк аптырау, гаҗәпләнү тойгысы көчлерәк иде.

Ул барсын да яхшы аңлый иде.

Ул барсын да күреп тора иде.

Тик ул күргәнне һәркем күрми иде.

Хисләр сүнгән, Хәтер үлгән иде.

Тик ул уз хәтерендә яши иде.