Бар дөньяда акча беткәнлеген инде җирдә бөтен кеше белә, син беләсең, бар дусларың белә, тик хатының гына аны белми, ул гына да түгел белергә дә, хәтта аңларга да теләми ул, аның наданлыгы җанга тия, шул кадәр дә надан булып яшәп була микәнни соң дип әрнисең, ә ул һаман үзенекен тукый:«Балаларга юньле кием кирәк, ә табынга тәмле ризык кирәк»; син үзең дә аны чамалыйсың, кирәк икәнлеген яхшы аңлыйсың, ләкин бер нәрсә дә кыла алмыйсың – чөнки Җир шарында акча беткән; ә хатының, надан, шуны сизми, ул һаман да үзенекен сөйли:«Кибетләр бит, никтер, һаман эшли, алны-ялны белми базар гөрли, бар урында гигант сәүдә бара, кеше нидер сата, сатып ала… Нишләп акча бетсен бу дөньяда?!»
Син дөньяга тутырып карыйсың да моңа кадәр күрә алмаганны күрәсең: чынлап та бит, кемдер сата икән, кемдер сатып ала икән бит, алар арасында чит-ятлар да, якын дусларың да бар икән…
Кинәт дөнья якты елмаюын салып ата… Күктә кояш якты елмаймый бит, кояш анда бөтенләй юк икән, күк йөзендә кара болыт туе, болытлардан таш тамчылар тама, таш йортларның биек түбәләре яшен суккан агач сыман көйгән икән, шул йортларда җан асраган кешеләрнең уй-хисе дә, теләк-нияте дә, сөйләр сүзләре дә, хәтта йөзләре дә кара икән. Урамнарда бетмәс чүп-чар булып кешеләрнең җимерелгән хыяллары, өзелгән өметләре, алданган ышанычлары елап ята, аларның иңрәүеннән күңелләрне чиксез сагыш баса, үзеңне рәнҗетелгән гарип балалар янындагыдай тоясың. Җирнең рәнҗетелгән гарипләре…
Һәм кешеләр елмаюын сала… Һәм аларның чын йөзләре ачыла… Һәм җаныңны чиксез шом богаулый…
Бу планетада күптән инде кеше дигән төр югалган икән, аны күптән комсыз карашлы һәм үткен тешле монстрлар алыштырган, төрле ерткыч-җанварларны хәтерләткән бу мутантлар үзләренең нәфсесен канәгатьләндерү өчен, хәтта нәни генә өстенлекләр өчен иң-иң якыннарының бугазына ябешергә әзер. Балалар да (хәтта балалар да!) ерткычлыкка табынып үсәләр, алар әнкәләрен коткән карчыга балаларыдай, авызларын ачып кычкыралар:«Карыным ач, кан бирегез миңа! Карр-карр… Канн-канн…» Ә әти-әниләре аларның ерткычлыгына сокланып карый, явызлар дөньясына аяусыз шәхесләр әзерлиләр…
Җирне кызганып куясың. Ул үзендә кешеләр яшәгән чорны сагынадыр кебек тоела. Ә хәзер ул чирле. Аны ике аяклы вируслар басып алган…
Ләкин моңа ышанасың килми. Бу шулай тоела гына бит, дип уйларга тырышасың. Өзелеп сөйгән кешең, җил давыллардан саклап, сиңа кодрәт бирүче фәрештәң янына ашыгасың. Ишегеңне ачып керүгә сине ниндидер зур комак каршы ала:«Акча кирәк! – ди ул тешләрен җаныңа батырып,– Юньле кием, яхшы ризык кирәк. Акча кирәк!» Синең җаның кайный, әрнүләрдән бүре булып улыйсың килә башлый. Тик тавышың чыкмый. Һәм чынлап та ерткычка әйләнүеңне сизәсең. Бераз акча, аз-маз мөлкәт өчен кемнедер өзгәләп ыргытырга да әзерлегеңне аңлыйсың. Үзеңнең шундый дәрәҗәгә төшүеңә, төшә алуыңа күңелең сызлый. «Акча кирәк миңа!– дип чиный теге комак,– Акча тап! Ирме син, әллә чүпрәкме?!»