Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.
– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм врачның баш чайкавын күреп дәвам итте, – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?
– Юк, беркем дә.
– Бернинди яңалыгыгыз да юк, димәк? – тикшерүче көрсенгәндәй итте.
– Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды, – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы…
Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте:
– Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, "яшелчә" булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз…
– Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.
Бүлмәсенә кереп Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пситотлет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бер төрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була.
Фотоларны чагыштырып утырганда Зифаның башына кинәт кызык фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә, бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлек хезмәтендә дә барлар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълумәт таба алалар диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан Егетне шулар аша эзләтеп карамаска?
Һәм ул телефон номерын җыйды.
– Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?
– Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда үзегез дә сөбханалла күренәсез.
– Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз…
Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу… Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул. Ә бүген кәефе шәп иде.