Киллер - страница 16

Шрифт
Интервал


Зифа Саматовна ишек шакыды. Аны күрүгә шәфкать туташы уңайсызланып китте, кызарды.

– Хәлләр ничек? – Доктор кергән уңайга ук авыруның пульсын капшап карады.

– Яхшы.

– Тән температурасы да артык югары түгел…

Зифа Саматовна өстәл янына килде дә шәфкать туташы алып барган күзәтү язмаларын тикшерергә кереште. Шәфкать туташы елмайды:

– Терминатор кебек бу, Зифа Саматовна, үзеннән-үзе җыела.

Доктор дәшмәде.

Пациентның хәле чынлап та яхшы иде. Сулыш алу эшчәнлеге әкерен генә әйбәтләнеп килә, әлбәттә респираторны салдырырлык ук дәрәҗәдә түгел әлегә, тик барыбер күрсәткечләр яхшы. Һәрхәлдә, ИВЛ аппараты ярдәмендә үпкәне ясалма җилләтү ысулларын кулланырга туры килмәс. Кан басымы да шөкер итәрлек. Гадәттә, мондый операцияләрдән соң кан басымы уйный торган була, я түбән тәгәри, я күтәрелә. Ә моныкы… Гомумән, бу бәндәнең сәламәтлеге дә, физик мөмкинлекләре дә ис-акылың китәрлек дәрәҗәдә югары иде. Операциядән соң өч көн үтүгә үк сизелерлек алга китеш күзәтелә, бу темп белән барса, чагыштырмача бик кыска вакыт эчендә аягына басачак. Бөтен организмның да яшәүгә омтылышы шушы дәрәҗәдә булса, табипларны берсе дә стресс кичермәс идедер.

– Бөтен авырулар да шулай булса икән… – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй, – Вәт, шәп булыр иде.

Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап баш кагып куйды, елмаерга итте.

Пациент буларак ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була. Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барсын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән… Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум хәләте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве… Күп алар… Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табип мотлак рәвештә үзен гаепле итеп тоя. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик-бик акырын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән шикелле тоела.

Ә мондый тизлек белән савыгучы кеше һәр доктор өчен шатлык чыганагы була алыр иде. Шуңадырмы, Пистолет Тоткан Егет турында уйлауга шайтаны котырып, зыян салу теләге көчәйсә дә, реанимацияга кереп пациентны күрү белән, ниятеннән кире кайта, аның савыгуын тизләтү өчен чаралар күрергә тотына, өстәмә дәвалау ысуллары куллана. Моны ул үзе дә сизми кала һәм ни өчен шулай эшләгәнен дә аңлый алмый. Ә җәзалау теләге көчле. Үтерү ысуллары да күп, алар һәр адымда – ниндидер препаратның дозасын үзгәртү, ниндидер чараны тизләтү, я кичектерү… Барсы да гади генә. Монда хәтта битарафлык та, ашыгу, яки соңлау да үлем коралы була ала. Һәм аларны кулланган өчен беркем дә гаепли алмаячак. Бу пациентны үтерергә теләге һәм мөмкинлекләре булып та Зифа аны дәвалый бирә.