Ләкин үзе дә аңламаган сәбәпләр Зифаны бу гамәлләргә тотынудан кичектереп килде. Агу бирергә теләсә дә, үтерүченең шул агу тәэсирендә көчле авыртудан йомарланып җан бирүен күз алдына китерә-китерә дару бирде. Хәле аз гына начарланып китсә дә шундук ярдәмгә килде. Үзенең бөтен пациентларын бер дәрәҗәдә караса да бу бәндә турында күбрәк уйлады. Һәм Зифа моның сәбәбе бары тик аны тизрәк терелтеп, аңлашырга ашкыну гына түгеллеген аңлаган да кебек иде. Шул гына булса, фотоны хәзер үк кулына тоттырырга мөмкин. Кемнең сурәте икәнен аңларлык кына һушы бар инде пациентның. "Менә синең эшең!" – дип прихожий идәнендә яткан мәетләрне дә күрсәтергә була. Үзенең кемлеген әйтергә дә. Хәтта шушылар үзләре генә дә авыруның тынычлыгын алачак, аны үткәннәрен хәтерләргә, газапланырга мәҗбүр итәчәк. Күңеле таш булып каткан очракта да ул үзенең кем кулында икәнен аңлап борчылачак, борчылган саен хәле начараячак, газапланачак. Гомер һәркемгә кадерле, үтерүчеләр аны яхшы белә.
Табип анты гына сәбәпче түгел бит инде моңа. Хәтта анда да: "Әткәм-әнкәмне, туганымны үтерүчене дәваларга" – дигән төшенчә юк. Бәлки, үтерү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгәндер? Үз куллары белән җәзалап, шуннан ләззәт алу мөмкинлеге дә? Моның өчен аерым бер сыйфат кирәктер?