Скандинавия мифологиясе - страница 5

Шрифт
Интервал


– Әйе, барысы да сез әйткәнчә булачак, – дип раслаган кече норна. Ләкин вакыт үтү белән алтын үзенең хакимлеген югалтачак, һәм кешеләр яңадан бәхетле булачак, – дип өстәгән.

– Алтынга омтылу кешеләрне генә түгел, аллаларны да буйсындырачак. Алар да кан түгәчәк һәм антларын бозачак, – дип кабат өлкән норна сүз кузгаткан.

– Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, – дигән уртанчысы.

– Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, – дип каршы төшкән кече норна.

Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель – кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.


Асгард һәм Аслар


Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер – кешеләр аны салават күпере дип йөртә – Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма – мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.