Беренче сыйныфта кызлар белән малайларны бер парта артына утырттылар. Сыйныфташларның күбесе моңа канәгатьсезлек белдерде, ә Илнур сөенде генә. Ул Ләйлә белән бер парта артында иде. Аның үзеңнең яныңда икәнен тою да күңелгә ниндидер җылылык, дәрт, рәхәтлек бирә.
Баштарак сыйныфташлары "кияү белән кәләш" дип ирештереп маташтылар да бу икәүнең артык исе китмәгәч, туктадылар. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.
Сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнүк капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап, елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында абруйлы малай иде.
Ләйлә белән мөнәсәбәтләре дә дуслыктан узып, мәхәббәт ягына авыша башлады. Элеке кебек җитәкләшеп йөрүләр бетте. Куллары кулга тиеп китсә дә йөрәк ярсып тибә башлый, бит очлары алсуланып чыга, башлар әйләнеп китә. Бергә атлаганда кайвакыт сүзләр дә табылмый, әмма сүзсез генә атлау да рәхәт була. Ә аерылгач, дөнья да, тормыш та бушап калгандай тоела. Күкрәктән ниндидер иң кадерле нәрсәне суырып алган шикелле…
Мондый хәлат озакка сузыла алмый иде.
Һәм көннәрнең берендә барсы да үз урынына утырды. Ни сөйләшергә белмичә, сүзләр табалмыйча аптырап барганда Ләйләнең биек үкчәсе янтаеп китте дә кыз сөрлекте һәм Илнурның куенына барып керде. Егетнең бөтен булмышы тыелгысыз бер дулкынга әверелде. Ләйләнең тәне кайнар да, йомшак та, татлы да иде. Ул кызны үзенәрәк тартып, куенына кысты. Ләйлә читкә тайпылган хәрәкәт ясады да тынып калды, бераздан үзе егеткә сарылды. Кызларның шулкадәр назлы итеп сарылганын беркайчан да тойганы юк иде әле Илнурның, әллә нинди тылсымлы халәт иде бу, бөтен күзәнәкләреңне тибрәндерә, җаныңны да, тәнеңне дә сүтеп җыя торган рәхәт давыл иде. Шул давыл эчендә иреннәр бер берсен әзләп тапты… Шул давыл эченнән кайнар пышылдаулар ишетелде:
– Җаным минем…
– Бердәнберем…
Ә бераздан татлы да, газаплы да тавыш:
– Мин яратам сине… – диде.
– Мин дә… Мин дә яратам!
Бу мизгелләрне хәтергә төшерү үзе генә дә Илнурның күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Хәтта мәңгегә онытылмаска, гомер буе җанны игәргә тиешле әрнү-үкенечләрне дә, күңелне тырмап яшәгән нәфрәт барлыгын да оныттырып тора. Егет шул мизгелләргә кайтырга теләгәндәй күзләрен йомды, күзәнәкләренең назлы тибрәнүен тоймакчы булды, әмма бу хәле озакка бармады, ачы өермә булып күз алдына икенче бер мизгел килеп басты. Монсы да бөтен җаныңны-тәнеңне актара торган иде… Тик монсы җылылык та, наз да, рәхәтлек тә бүләк итми, бу бары тик сызланулар һәм әрнүләр генә бирә, бөтен булмышыңны һәм дөньяңны тоташ ялкынга урый…