Тик син генә… - страница 5

Шрифт
Интервал


Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.

Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела. Гарәп, яки үзбәк кафесына кереп сыра эчеп утыралмыйсың бит инде. Бу алланы мыскыл иткән кебек тоела. Ә монда барсы да иркен. Җайлы. Рәхәт. Монда алла да, аракы да сыя.

Иптәш егетләре китешеп беткән иде. Кызлар эләктергәч, шулай булыр инде, кайсы-кайда барып үзләре генә калырга омтылырлар. Теләсә, бәлки, Илнур да шулай итәр иде, тик әлегә анда кызлар кайгысы түгел, Ләйләсен һаман оныта алмый, күңеле тулы мәхәббәт кыйпылчыклары. Өстәвенә, коллекторлар… Өстәвенә… Әле генә булган хәл дә тормышындагы гарип күренешләр чылбырының бер боҗрасы булып тоелды.

Илнурга гына шулай туры килде микән, әллә ниндиерәк дөнья булды бу – берничек тә җай тапмалы түгел. Ул күңелен һәрвакыт тырмап торган мондый уйларга бирешмәскә тырышты. Бокалын ашыкмый гына суырды, ара-тирә кипкән икмәк капкалап куйды. Берни уйламаска кирәк, уйласаң әллә нәрсәләргә кереп китәсең дә яшәвеңнең бер мәгънәсе дә калмаган кебек тоела. Тик уйлары гына үзенә буйсынмады. Торым-торымга теге кызның кыяфәте калкып чыкты:

– Урод! Нигә кысылдың? Кем чакырды сине монда? Синең "ярдәм"еңә кем мохтаҗ иде…

Тормышның төрле мизгелләре була торгандыр инде аның. Тик мондый мизгелне Илнурның күңеле сыйдыра алмый иде. Булмый инде болай. Иң яхшысы, кайтып үз бүлмәңә кереп бикләнергә дә музыка кушып куярга һәм шуның ләззәтендә йокыга чумарга. Йокы – бәхет, ул тормыштан арынып тору мөмкинлеге бирә.

Бокалының яртысына да төшмәстән, ул кафедан чыгып китте дә баягы парк аша үз өенә ашыкты. Көн бераз салкынайткан иде. Сыра сөреме шушы салкынлыктан туңып, кубып төшкәндәй булды. Уйлар да бер-берсенә ялгана башлады бугай. Ялгышты ул, хата булды барсы да… Беркемгә дә яхшылык эшләргә кирәкми иде… Бер фильм бар бит әле… Зомбилар турында… Ничек аталганын хәтерләми инде Илнур. Анда зомбилар гарип итеп күрсәтелми, барсы да нормаль кеше кыяфәтендә – кайберләре хәтта костюм-галстуктан, үзләрен итәгатьле итеп тоталар. Ә иң хәлиткеч мизгелдә, аларның зомби булуы, үз теләкләрен үтәү өчен хәтта кеше ашарга да әзерлеге ачыклана. Бу тормышта да шул ук хәл диярлек. Тыштан караганда барсы да гадәти кеше шикелле. Ә чынында… Зомби булып чыга…