Уйларына бирелеп барганда, колагына таныш тавыш килеп бәрелде:
– Әнә ул! – дип кычкырды хатын-кыз тавышы, – Тотыгыз… Әнә!..
Бу аның үз башында, үз уйларында яңгыраган ялгыш тавыш шикелле иде. Тик алай булып чыкмады… Илнур, нәрсә булды икән дип борылып караганчы, кемдер аның арт чүмеченә ниндидер каты нәрсә белән тондырды. Дөнья йөзеп китте. Илнур чайкалып беркадәр торды да җиргә ауды.
– Коткаручы! – дигән тавышы ишетелде кемнеңдер, – Вәт, менә синең дә чират җитте…
Коткаручы… Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде… Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән… Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да… Коткарган хәлдә дә бу халыкны, бу илне дәррәү рәвештә коткарырга кирәк. Барсын берьюлы. Ә ул… Һәм менә… Аны инде берәү дә коткармаячак. Ярым һушсыз булып җиргә егылган егетне берничә кеше аяусыз типкәли… Илнур башын капларга тырышып бөгәрләнеп ятты. Башыңа басып сикерүләре дә бар. Аяусыз хәзер кешеләр. Тик барыбер тәненең төрле урыннарына эләккән аяк эзләреннән сызлану кала иде. Ерактан ниндидер авазлар ишетелә:
– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?…
– Герой буласың килдеме?..
Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай… Болар уйларны да өзә…
"Герой буласың килдеме?.." Әллә нинди сәер дәвер бу… Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиешләр. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, пстихикасы дөрес булса кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бер төрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә…
Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде.