– Син өеңә кайт, – дип таләп итә, – Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.
* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең…
Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.
– Юк, мин өйгә кайтам, – дип кырт кисте ул, – Бары тик өйгә генә.
Таныш түгел кеше карышмады:
– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән, – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?
Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:
– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.
Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.
– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, – Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала… – Һәм кулын сузды, – Мине Джон дип йөртәләр…
– Илнур…
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле… Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.
3
– Уф, аллакаем!.. – дип каршылый әнисе, – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!