– Әлеге дә баягы кәләпүш белән киңәш корып алу кирәк булган… Хокукы чикләнгән бездәй кавемнең аппетиты да кысыла торгандыр.
Г. Т. Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт… дога кыйлган:
– Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!
Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде… Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.
– Икмәк игә торган җиргә бик хирыс башкорт туганнарыбыз киләчәктә әле үзләренә тәгаен зуррак өлеш тә даулар. Аларда үҗәтлек көчле. Без булганны да таратабыз гына…
Г. Т. Нишләмәк кирәк?.. Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас.
– Менә шундый хәлдә бер-береңне күралмауга нигезләнгән мөнәсәбәтнең отыры колач җәя баруы моңарчы сибелүгә дучар ителгән халыкны инде икенче мәртәбә таркалуга алып бара. Монысы үзебезнең тарафтан эшләнә. Ә эчтән бүлгәләүгә омтылуның нинди генә ысуллары юк! Ис-акылың китәрлек.
Г. Т. Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр.
– Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. «20 миллионлы бер халык» дисез. «Өч баш» исемле мәкаләгездә исә «20 миллион Русия мөселманнары», «10 миллион Идел буе татары» дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле «халыклар төрмәсе» мәҗбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, «Шул халыкныңмы…»
Г. Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
– Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы…
Г. Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә «тәҗрибәле картлар» булган руслар…
– Сүзегезне ефәк җеп белән бүлергә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче… Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледән-төрле җете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, «Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң» ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш?