Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - страница 54

Шрифт
Интервал


Г. Т. «Күңел җимешләре» – вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем.

– Сезнең тәхәллүсләрегез шактый. Алар алтмыштан артып китә. Әлбәттә, моның берәр хикмәте бардыр.

Г. Т. Бик күп язарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле… имзалар артына яшеренәм.

– Әдәби иҗат җаваплылыгы мәсьәләләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Һәрбер буында да шундый яшьләр була, юньләп язмас борын, алар дан-дәрәҗәгә ирешү турында уйлый башлый. Бәлки, бу омтылыш табигыйдер дә. Әгәр эчтә амбиция кымырҗып тормаса, олуг максатларга омтылу мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик-чама кирәк. Күпне кичергән тәҗрибәгез бу җәһәттән яшьләргә нинди киңәш бирер иде?

Г. Т. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син… Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.

– Яшь каләм ияләренә осталык дәресләре бирсәгез, нәрсәгә аеруча басым ясап сөйләр идегез?

Г. Т. Пожалуйста… Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез. Языйк һәм басып таратыйк – олы фикерләр кузгалсын; бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

– Фикердән мәхрүм сәнгать җансыз кешене хәтерләтә, дип искәрткән фикер ияләре. Карашыгызны сез дә бик ачык белдерәсез.

Г. Т. Минем фикерем шул.

– Хәтерегездәдер, сезнең Сәгыйть Сүнчәләйгә юлланган хатыгыз бар. 1910 елның 9 ноябрендә язылган ул. Анда поэтика мәсьәләләре беркадәр үзәккәрәк алынган. Әгәр шушы уңайдан әйтелгән кайбер фикерләрегезне искә төшерсәк, киңәшләрегез бүгенге яшьләр өчен файдалы булыр иде. Күз алдына китерегез әле: Габдулла Тукай җәнаплары алдында, баягы сүз белән әйткәндә, «амбицияле» яшь шагыйрь утыра. Аңа иҗатның кайсы якларына аеруча игътибарлы булырга кирәк? Шуларны яшь дустыгызга янәдән кабатлый алмассызмы?

Г. Т. Шөбһә юк, сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә