– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?
Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.
– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.
Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.
– Гомумиләштереп караганда, үзтәнкыйтьнең мондый дәрәҗәдәге үрнәге дөнья әдәбияты тарихында очрамыйдыр.
Г. Т. Булып-булмавында минем эшем юк.
– Китап әзерләвегез турында ачыктан-ачык белдереп үттегез. Ә бит әле сезнең ахырына җиткерелмәгән, укучыларга вәгъдә ителгән бер эшегез бар – мәгълүм «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язу. Иң әүвәл әйтсәгез икән: әлеге автобиографик әсәргә ничек алынасы иттегез? Сез үзегез хакында тәфсилләп сөйләргә, башкаларның күзен яшьләндерергә теләмисез ләса.
Г. Т. Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
– Хәтерлисездер, зурдан кубып башланган әсәр кечкенә Апушның Уральскига барып җитүе, төгәлрәк әйткәндә, Галиәсгар җизнәгез өенең икенче катына күтәрелүегез белән чикләнеп кала. Дөресен әйтик, «Исемдә калганнар» бик гыйбрәтле килеп чыккан, аны бер тында укып чыгарга мөмкин. Кызганыч, шагыйрь шәхесен тулырак ачарга ярдәм иткән документаль бәян ни өчендер укучыларга яртылаш кына барып ирешкән.
Г. Т. Монда үкенерлек хәл юк. Фәкать сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
– Монысына шикләнмим. Киләчәктә шулай эшләнер. Әмма Казан чорына сезнең күзлектән караш ташлау яңа буыннар өчен дә кызыклы булыр иде.
Г. Т. Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде… Шәхси тормышымны «ярты төш»кә охшатуымны Казанда минем ничек вә ни рәвештә көннәр үткәрүемә шаһит булган кешеләр, әлбәттә, аңлыйлар. Бүтәннәр бик аңлап җиткермәсәләр дә…