Иман юлы. Шигырь - страница 2

Шрифт
Интервал


Ул вакытта инде тоеп булмый,

Җирдә яшәүләрнең кыйммәтен.

Кылынмаган яки калдырылган
Бер сәбәпсез, намаз, гәмәлләр.
Имансызлар иманлыга карап,
Аптырашта калыр әдәмнәр…
Ата-ана, туганнарда булмас,
Гамәлләрең китмәс яныңнан…
Кемгә тотынырсың, котылырсың,
Җәhәннәмгә егылып янудан…

Кисәтмәде мени изге Китап,

Хәдисләре җитеп Рәсүлнең?

Гыйбәдәттә гомер булыр идең…

Белгән булсаң монда күрәсеңне…

Юлда булу

Юллар сине кая алып бара,
Сәфәрләрең синең кайларга?
Әллә hаман әле өлгермәдең
Кыйбылаңны җирдә сайларга?
Асфальт юллар күкә алып бармый,
Җәяү йөри торган җирләр бар.
Сукмакларын әле үтәсе бит,
Син тоясы көчле җилләр бар.
Ярты юлда калу аянычтыр,
Кая барганыңны күрмичә..
Юлда булулары акылсызлык,
Сәфәр сәбәпләрен белмичә.
Тыңламыйча күптән әйтелгәнне,
Көйсез балалыкта калабыз.
Кемгә барганнарны аңламыйча,
Кунакка дип hаман барабыз…
Акыл биргән безгә шуның өчен,
Гади сорауларны чишәргә.
Үз гәмәлләренә ышанып…
Язмыш юлын имин кичәргә.

Ахирәттә җаза

Ахирәттә җазаларга сәбәп була,
Кешеләрнең язмышлары азагында.
Ялган рәхәт, сәләм бирә сиңа кабат,
Ул кылынган гамәлләрнең газабында.

«Кәбаир"е- ин зурлары гөнаhыңның,

«Сәгаир"е – була кимерәге кечеләре…

Гөнаhларның хуҗалары-кылучылар,

Аны кылган бәндәләре, кешеләре…

Тыела алсаң әгәр аның зурысыннан,
Җиңелерәк сымак сина булыр…
Кечеләрен көчең җитеп син кылмасаң,
Олылары ерактарак синнән булыр…

Куркынчы безгә аның олылары…

Аллаh юлын тыңламыйча инкарь итү…

Белә торып, аңлый алып, санга сукмау,

Ул юллардан төрле якка читкә китү.


Шайтан сүзен hәрвакытта өстен кую,

Аңламыйча я аңлапта, аңа иярү…

Иман юлын курсәткәндә чакырганда,

Эре генә «Гөнаhым юк» – дия алу.


Харам белән бу тормышта туенулар…

Вәхшилеккә якын булган кылып гамәл,

Кешелектән ерак торган, тыелганнар,

Газапларга ахирәттә ул юл- гамәл…

Иман сүзе

Иман сүзе бик күләмле,
Карыйк әле берәм берәм.
Мөэмин диләр -ышанганны,
Яшәгәнне иман белән.
Кяфер була – ышанмаучы.
Монафиклар – ике йөзле…
Мөшрикләр – бик күпләргә,
Аллаh диеп бора йөзне…
Иман булса ышану бар…
Аллаh, Китап биргәннәргә.
Ахирәткә, Тәкъдирләргә,
Фәрештәләр, Пәйгәмбәргә.
Шартлары бар-ихлас булу,
Сүзләрдә hәм гамәлләрдә.
Саклык кирәк, игътибарлык,
Хәттә биргән сәләмнәрдә…
Игътикатне, гыйбәдәтне…
Әхлакнедә эченә ала…
Гыйлем өстәп баручылар,
Асылына төшенә ала…
Уйлау кирәк hәм фикерләү,
Аллаhыны онытмыйча.
Вакытларны исраф итми,
Газапларга юлыкмыйча!