Ана хакы, бала хакы дибез,
Бу сүзләрне кемнәр белмидер.
Күңеленә сала алмаганнар,
Күпме михнәт җирдә күрмидер.
Хак дигәне, безнең бурычлар,
Без кыласы булган гaмәлләр.
Бала өчен дөрес юл күрсәтү,
Ана өчен дога – сәләмнәр.
Хак дигәндә, дөрес чамалап,
Күпме алдың, күпме бирәсең.
Әзер булып, бүгенгеләр өчен,
Иртәгәсен ниләр күрәсен.
Тиеш гамәл соңармаска тиеш,
Вакытлары барсы билгеле.
Булганнары бары синекеме,
Әллә аны Ходай бирдеме…
Минеке дип әйтү дөрес микән,
Кылган гамәлләрдән башкасын.
Кеше хакы, кеше өлеше ул,
Күңелләрдә генә ятмасын.
Ала белгәч, бирә белү кирәк,
Калган эшкә «карлар яумасын».
Кеше хакы, Ана-бала хакы,
Үтәлмичә җирдә калмасын…
Бер анадан туган, малай, кызлар,
Газиз балалары ананың.
Бертуганнар яши алган өчен,
Зур хөрмәткә хакы бар аның.
Апамы ул, абый, энеме,
Сеңлесеме – барысы туганнар.
Җан җылысы барсы бер кешенең,
Бер карында алар булганнар.
Җан иңдергән ходай бер урында,
Бер үк булган ана җылысы.
Ана өчен барысы тигез була,
Кечкенәсе, урта, зурысы…
Кабатланган бишек җырларыда,
Берсе артыннан берсе үскәннәр.
Бер өстәлдә утырып тезелешеп,
Җыелышып чәйләр эчкәннәр.
Иң зур бәхет шуны тоеп яшәү,
Тормышыңда булу туганың.
Истә тотып туган булуларны,