Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Аңлый алу мөмкин була алмый,
Күпме генә акыл җыйсаңда.
Безгә кала бары буйсынырга,
Үткәннәрдән сабак алырга.
Тәбигатне бозучылар түгел,
Дусты булып кирәк калырга.

Чыны шул

Онытыладыр инде юллар,
Кайчан гына, синең үткәнең.
Аерылырга әле өлгермичә,
Очрашуны зарыгып көткәнең.
Дус булганнар ерагая бара,
Я булмаса, китеп югала.
Күпмеләре инде, истә түгел,
Үткәннәрдә генә була ала.
Карлар күмгән күпме сукмакны,
Кабатланып күпме вакытлар.
Гомер озынлыгы кыска түгел,
Хәзер никтер, менә вакыт тар.
Үтелгәннәр генә безнеке бит,
Калганнары була хыяллар.
Насыйп була алмый калганы,
Язмышларга күчми хыялдан
Әллә, ниләр уйлап, язып була,
Ә чынбарлык барсын төзәтә.
Әллә ничек безнең яшәүләрне,
Кемнәрдер бит җирдә күзәтә.

Язлардан

Язларда мин аяк баскан,
Тәүге тапкыр җир өстенә.
Аңламыйча яз икәнен…
Булганмын шул бик кечкенә.
Яз малае шуңада мин,
Язлар якын күңелгә.
Хисләр hаман язлар кебек,
Ята күңел түрендә.
Иң беренче сулышымда,
Булган язлар hавасы.
Шул язлардан насыйп булып,
Язмыш юлын саласы.
Шул чактан калгандырда,
Язларга тартылулар.
Кышлар матур булганда да,
Яз! диеп, талпынулар.
Аңлый алам, җавап итеп,
Шул язларда туганны.
Сизеп каян килеп шулай,
Яз күнелле булганны.

Кыска мизгель

Шатлык килә көтмәгәндә,

Шулчак күңел күтәрелә.

Ни кызганыч ул мизгелләр,

Килгән кебек китә генә…


Бер хикмәте язмышыңның,

Шатлык хисен тоя алу.

Калсын өчен күңелеңдә,

Булганнарын җыя бару.

Исеп киткән, җылы җилдәй,
Шифа булып күңелеңә.
Матурланып кала кебек
Ямь өстәлеп бүгенеңә.

Язам әле

Көндәлегем кебек итеп,
Күңелдә булганнарын.
Җыелып бара торган
Савытта тулганнарын.
Уйдан бердә чыгалмыйча,
Җафалый торганнарын.
Кайвакытта ашыгыпмы,
Күңелем тыйганнарын.
Булганнары гына инде,
Юкны, каян табасың.
Хәтердә сакланганнарны,
Искә төшерә аласың.
Чишмә диеп булмасада,
Сулары бетмәгәндә…
Онытылыпта китә бит ул,
Килгәндәй… көтмәгәндә.
Бүген тагын өстим әле,
Яңа гына уйланганны.
Онытырга теләмичә,
Әле hаман уйлар барны.

Очкан хисләр

Югалган бәхеттәй,
Таралган хисләрең.
Гаепле булгандыр,
Акылсыз кичләрең.
Ак кәгазь шикеле,
Хыяллар очтылар.
Кемнәргә очырап,
Кемнәрне кочтылар.
Бетмәстәй тоелып,
Таралды, таралды.
Яктылык сүрелсә,
Була шул караңгы.
Саклана алсыннар,
Соңырак туганы…
Югалган хисләргә,
Алмашка булганы.
Җилләргә очамы,
Яшлекнең «әләме»…
Югалган хисләр ул,
Үткәннең сәләме.

Ерактагы җыр

Татарның бер сандугачы җырлый,
Туган яктан ерак җирләрдә.
Озаткандай өмет белән карап,