Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Әрем исе

Әрем исен кемнәр хәтерләми,

Авылларда туып үскәннәр…

Әрем исе кебек ачы диләр,

Кайвакытта инде үткәннәр.


Ачы әрем исе, ачымы соң…

Әрем исе ачы булалмый.

Башкалары… кеше күңеленә,

Әрем исе кебек тулалмый.


Әрем исе, җәйнең исе кебек,

Хәтерләрдә кала уелып…

Тарата ул җилдә хуш исен,

Көзләр җитми, бетми коелып…

Ерак офык

Нәфес микән диеп шикләнәмдә…
Нидер җитмәгәнгә, бүгендә…
Кояшта бар, ае, йолдызларда,
Бер карасаң җиhан күгендә.
Борчылумы, әллә курыкумы,
Киләчәкне уйлап кайвакыт.
Онытыла тормыш асыллары,
Бу дөньяда артык кайнашып.
Бердәмлеге бик күп кешеләрнең
Язмышларын якын кыла ала.
Битараф hәм таркаулыкта калып,
Мохтажлыкка сәбәп була ала.
Онытыла, элек халык әйткән:
Бүленгәнне… аеырылганны сүзе.
Уртак тормыш бергә төзелә бит,
Сизмәсәдә кеше аны үзе.
Бергә яшәү, колхозларга кереп,
Аеырым хуҗалык кына булмыйча.
Күрше, туган, дуслар, фикердәшләр,
Бер берсеннән читтә тормыйча.
Башкагада телә, үзеңә теләгәнне,
Җавап булып кайтар үзеңә.
Уртак тормыш, уртак фикер белән,
Тыныч тормыш бары төзелә.

Байракчы

Үз байрагың бар чагында,
Чит әләмнәр күтәрмә.
Үз халыкың якын булса,
Хезмәт итмә бүтәнгә.
Император флаглары,
Кемнәр өчен якындыр…
Ике флаг күтәргәннәр,
Ике ирле хатындыр…
Илләр символы флаглар,
Билгедә ул, тамгада…
Ике байрак була алмый,
Кыйбласы баргада.
Кызыл флаг, аклы зәңгәр,
Кемнәр кемгә сатылды.
Кемнәр ихласырак булган,
Менә хәзер ачылды…
Яшь пионер комсомоллар,
Күптән үсеп җиттеләр…
Патша байрагын күтәреп,
Дөнья буйлап киттеләр.
Ялган булган барысыда:
Тантаналы… антлары.
Ленин бабай юлдашлары,
Капиталист картлары…

Адашып

Без ниләр күрмибез…
Аңламый, белмибез.
Кыйбласыз яшибез,
Иманга килмибез…
Бары тик байлыгын,
Дөньяның сөябез…
Кешегә буйсынып,
Башларны иябез…
Зыяны юк бит, диеп,
Шайтанда дус була.
Шуңада… савапсыз…
Күңелләр буш була.
Иманнан еракта,
Гомерләр узганда…
Тыйганнан тәм табап,
Имансыз булганга…

Сүзләр

Әй бу сүзләр, ниләр генә кылмый,

Күңелләрне ничек яралый…

Ачу белән бергә туган сүзне,

Уйламыйча әйтү ярамый…


Сүзләр генә дибез кай вакытта,

Ә алар бит, күңел карашы.

Шул карашың сиңа маяк булып,

Ул юллардан алга барасы.


Сүзләр алар, салган күперләрдә,

Җимерелгән йортлар гaйләләр.

Алар әле тормыш законнары,

Дөрес юлдан безне әйдәгән.


Буш сүзләргә вакыт исраф булса,

Авырлары, җанны яралый…

Яралы җан, ялгыз җафалана,

Бер эттә аны, килеп яламый.


Кеше булып калу кыенырак…

Ходай биргән безгә телләр бар.