Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде
Даже камень ожил бы от таких слов
Аңламый сөйләгән авырмый үләр
Сказавший не зная, умрёт без мучений
Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы
Веревка хороша длинная, а слово − кроткое
Әйткан сүз − аткан ук, кире кайтарып булмый
Сказанное слово − выпущенная стрела, обратно не воротишь
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый
Ребенка береги от зглаза, а взрослого от злого слова
Бака бакылдап, телчән такылдап туймас
Лягушка не наквакается, болтун не наговорится
Ана теле бер булыр
Родной язык единственный
Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы
Доброе слово окрыляет, а плохое колом по голове
Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек
Злое слово как зима, доброе − как весна
Телеңне йотарсың
Язык проглотишь
Татлы тел тимер капканы ачар
Доброе слово и железные ворота откроет
Җылы сүз җан эретә
Доброе слово душу греет
Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр
Бережный к родному языку народ − будет ценным
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел
Язык и полюбить и возненавидеть заставит
Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел
И радует язык, и обжигает язык
Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын
Если слово твое − серебро, то молчание − золото
Су һәр нәрсәне агарта ала, әммә йөз карасын агарта алмый
Вода все смоет, кроме настроения
Егет сүзе бер булыр
Молодец своему слову верен / У молодца слово одно
Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры
У богача хоть рот и кривой, да слова прямые (правдивые)
Син әйтмәдең, мин ишетмәдем
Ты не говорил, я не слышал
Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр
Нет вопроса − нет ответа
Сүз иясе белән йөрми
Слово с хозяином не ходит
Дөрес сүзгә җавап юк
Правдивому слову нет опровержений
Сүз сөйләсән, уйлап сөйлә
Если говоришь, делай это обдуманно
Сүзе балдай, күңеле боздай
Слова как мед, а сердце как лед
Сүз эзләп күршегә керми
За словом в карман не полезет
Оста янында кулыңны тый, галим барда телеңне тый
Среди мастеров сдерживай руки, среди ученых − язык
Ният иткән − морадына җиткән
Намерившийся − достигнет цели
Картлар сүзен кар басмас
Слово старейшин снег не запорошит
Кемнең кай җире авыртса, шуны сөйләр
У кого что болит, то о том и говорит
Акыллы сүз алтыннан кыйбат
Толковое слово дороже золота
Акылы кысканың − теле озын
Глупый славится длинным языком
Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала
Человеческий язык может принести как славу, так и унижение