Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - страница 8

Шрифт
Интервал


Аягынны тизерәк сузасың.


Чакыралар… әллә кыямәткә,

Теләгәндәй, булып озатмак.

Утырауга куып кереткәндәй,

Башка юлны куеп тозаклап.

Чакыралар, ышанырлык итеп,
Көлүче юк, елап калалар…
Теләсәдә, теләмәсәләрдә,
Чакырылучылар, баралар.
Күпме җаннар яра алалар…

Тарих тәгәрмәче

Башлы кешеләре жыелышып,
Олы итеп план коралар…
Үзләренә уңайлырак итеп,
Тарих тәгәрмәчен боралар.
Бормакчылар, әйе бормакчы,
Дөнья тулы хәзер юлбашчы.