Татарские стихи - страница 4

Шрифт
Интервал


Чиксез бәхетле ул,

Үзенә дус тапканга.


Малайдан да бәхетлерәк

Кочакта яткан песи.

Колаклары бөкләнгән,

Күзе кысылып беткән.


Үзе көчкә тын ала,

Ләкин барсына да риза,

Риза, риза барсына,

Тик яратсыннар гына.


Шул кадәре канәгать ул,

Аңа башка берни кирәкми.

Назга сусаган бит ул,

Кемнең яратыласы килми?


Олы йөрәкле малай

Пошымсыз үтә алмаган.

Кемдер ташлаган песине

Алып кайткан урамнан.


Песинең киләчәге

Ышанычлы кулларда.

Без дә мәрхәмәтле булыйк

Дүрт аяклы дусларга.

Яшә, авылым!

Биек тау башына мендем,

Булдыра алдым, көчем җитте.

Бик менәсем килгән иде,

Рәхмәт Ходайга, ярдәм итте.

Аска карап басып торам,

Хайран калып тирә – якка,


Уч төбендәге кебек анда

Туган авылым ята.

Бу урамда уйнадым,

Монысыннан суга бардым,

Борма сукмаклардан йөреп,

Белем мәктәбе беттем.


Авыл – яхшы укытыучы,

Тормыш мәктәбен дә

Мин матур итеп үттем.

Ялан аяк җиргә басып

Йөредек без шатланып.

Авылда үскән бала гына


Җирдән көч – күәт ала.

Бәхетлемен, авылда үстем,

Күп нәрсәгә өйрәндем.

Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә,

Авылда һәрчак күңелем.

Сагынам бала – чагымны,


Искә төшә яшьлегем.

Янә ялан – аяк тугай буйлап

Уйларымда йөрим туйганчы.

Дөньябыз безнең матур,

Булгач авылларыбыз.

Безнең тамырлар нәкъ анда,


Без шуннан көч алабыз.

Яшә авылым, мәңге яшә,

Сүндермә утларыңны.

Син яшәсәң безгә рәхәт,

Сиңа барысы өчен рәхмәт.

Кадерле кешем

Һәрберебезнең дә нәнәсе бар,

Нәнәй – кирәкле кеше.

Җылы килә кулларыннан,

Сыйпап алса аркамнан.

Сөю тулы күзләреннән

Сибелә якты нурлар.


Ашлары искиткеч тәмле,

Акыллы киңәшләре.

Тыңладым бишек җыры да,

Тибрәлеп татлы йокыда.

Дөньядагы иң шәп кәнфит

Нәнәй кесәсендә качып ята.


Яраткан оныгыма булыр дип,

Үзе ашамый, саклап тота.

Нәнәй, син шатлык илем,

Искиткеч зур байлыгым.

Тормышымда син булгач,

Рәхәтлек кичереп яшим.


Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап,

Тузганак бүләк итәм.

Мәңгегә калырсың хәтеремдә,

Онытмам сине, нәнәм.

Мәхәббәт бар

Сандугачым, сиңа багышлап,

Бик күп язылган җырлар.

Тамашачың тыңлый, мактап —

Яраталар сине алар.

Өздереп сайрый беләсең,

Көне буе җырлыйсың.


Артистлыкка укымасаң да,

Уздырасың барсын да.

Нәрсә турында җырларың,

Эх, беләсе иде шуны.

Берәйсенә исең китеп,

Гашыйк булгансың, бугай,


Гашыйклар җырлый шулай.

Тик, сиңа бер үтенеч бар,

Үтә әле шуны, зинһар.

Ичмасам, син җырлама әле

Бәхетсез мәхәббәт турында.

Ул хакта җырларга да түгел,


Кирәк тизерәк онытырга да.

Ярата белә ул йөрәк —

Эзләнергә кирәк, димәк.