Нәниләр китабы - страница 2

Шрифт
Интервал


Оясына качырган: Учны култык астына яшерәбез.


Кабартманы, китапны, Чиратлаштырып, бармакларны бер-бер артлы бөгәбез һәм әйберләрне саныйбыз.

Ике кашык каймакны,

Курчагымның башлыгын,

Кәбестәнең яфрагын,

Савытымның капкачын,

Кызыл җепле кәтүкне,

Сары саплы үтүкне

Һәм каурыйлы мендәрне.

Усал песи тотканчы


Биредән үт капкынны! Йодырыкка “тычкан койрыгын” (калган 10-нчы бармакны) тотарга тырышабыз.

***

ГНОМНАР ҺӘМ ЙОРТЛАРЫ

Уен дәвамында балада ритмны тою хисе үсә, “югары” һәм “түбән” төшенчәләре белән танышу була; бала ике бармагын күрсәтергә өйрәнә.

Кечкенә, җитез гномнар Җитез итеп йодырыклар белән әле бер, әле икенче учка суккалыйбыз.

Төзиләр матур йортлар. Ике бармакны күрсәтәбез.


Бу йорт бик тәбәнәк, Чүгәлибез, кулларны баш өстенә күтәрәбез, “йорт” ясыйбыз.

Урман янында кирәк.


Бу йорт бик тә биек, Аяк очларына басабыз, кулларны күтәрәбез, өскә сузылабыз.

Елга ярында төзик.


***

КЕМ БЕЗНЕҢ ШУНДЫЙ ТАТЛЫ?

Уен иртән уяну, кәефне күтәрү, яхшы хисләр уяту өчен туры килә, шулай ук тән әгъзаларын истә калдырырга ярдәм итә.


Кем безнең шундый татлы? Баланы башыннан табанына кадәр сыйпыйбыз.

Кем безнең зур талантлы?

Битләре – сылу алма, Назлы итеп әйтелгән тән әгъзаларына кагылабыз.

Куллары шундый шома!

Колаклары чип-чиста,

Аяклары да җитез,

Күзләре якты, нурлы,

Җилкәсе кемнең бик төз?

Курчак сыман кызыбыз (улыбыз)!


***

КАЧЫШЛЫ

Әлеге уен баланы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә (кирәк вакытта качарга, тапканчы утырырга); күз алдына китерү сәләтен, вак моториканы үстерә һәм уңай хисләр тудыра. Балалар качышлы уйнарга бик яраталар бит!


1нче ысул. Качышлы уенын оектан ясалган “сукыр тычкан” белән уйнарга мөмкин. Оекка күзләр тегәбез яисә ябыштырабыз һәм кулга киябез.