Менә тагын шундый уйлар килде,
Үткәннәрне тагын уйладым.
Китап булып истәлеккә диеп,
Киштәләргә тезеп куймадым
Истә калганнары онытылмый,
Кайберләре истән чыгалар.
Берәм берәм барлап караганда,
Хәтерләрдә инде юк алар.
Шулай язылгандыр кеше өчен,
Якты эзләр озак саклана.
Бик күпләре шулай акырынлап,
Хәтерләрдән сызып ташлана.
Кызганычта, уйга килмәгәннәр,
Гамәлләрең кыек кылынган..
Укып чыга алмаслык китап кеби,
Гомер юлы, шулай сузылган.
Онытылыр язмыш, күпләр өчен,
Якыннарың җирдә калмаса.
Бер кеше дә, сине искә алып,
Догаларын кыла алмаса.
Шул буладыр җирдә калган эзләр,
Саваплары була алырлык.
Караңгыда бераз күренерлек,
Янган утлар сүнми калырлык.
Таш һәйкәлләр шуңа куеладыр,
Хәтер уты җирдә сүнмәскә.
Күңелдә бит әгәр сакланмаса,
Һәйкәлне дә була күрмәскә.
Хәтер бит ул түш кесә дә кебек,
Кадерле әйбер шунда салыныр.
Күңел киңлеге ул түш кесәләр
Шунда салган, һәрчак табылыр.