Мин көләмен… кайчак елата да,
Яшеренеп кенә булса да.
Кайвакытта әллә ничек кенә,
Бер сәбәпсез күңел тулса да.
Үкенүдән никтер кемдер өчен,
Нигә шул кадәрле микән дип.
Кайчан аңлау килеп ялгышларын,
Кеше күңеленә җитәр дип.
Еланса да, елак булмадым мин,
Кычкырып та бер дә көлмәдем.
Шулай булды, теләк белән түгел,
Нигә шулайлыгын белмәдем.
Тоя алу, язмыш бусагасын
Атлап чыгу, кайту әйләнеп.
Ялгыз түгел, күп кешеләр белән,
Күрмәс җепләр белән бәйләнеп.
Кеше белән кеше аралары,
Яшәүләрнең ул бит асылы.
Күп тә түгел, аз да түгел кебек,
«Нормаль» кебек канның басымы.
Уйларны бит булмый истә тотып,
Киләләр дә алар, китәләр.
Язып куелганы, булган чакта,
Укыганда, уйчан итәләр.
Төрле чакта төрле уйлар була,
Кәефләргә бәлки бәйледер.
Уйлар – хисләр булып агылуы,
Тормыш юлы, озын җәйледер.