Бөек болгар иле-Биләр жире,
Изге Чишмә, Хуҗалар тавы.
Боргаланып Чирмешәне ага —
Бабамнарның озын билбавы.
Үлән баскан иске буразналар,
Тау өстеннән төшә, бик күп ул.
Буразналар-тәгәрмәч әзләре —
Бабамнардан калган иске юл.
Бу юллардан болгар бабаларым,
Монголларга каршы яу чыккан.
Ничә буын аяз күкне саклап,
Орда белән авыр сугышкан.
Яуга чыккан Биләр мәргәннәре,
Ятып шул чишмәнең суын эчкән.
Яу кырында армаганнар алар,
Изге Чишмә суы биргән көчтән.
Изге тауның изге туфырагына,
Бабамнарның күз яшьләре тамган.
Биләр суы алсу төскә кергән,
Болгар бабамнар агызган каннан.
Шәһри Биләр чорында ук монда,
Булган диләр хатта бөек ханнан.
Кол Галиләр, Әхмат Ясәвиләр,
Таһрәт алып намаз укыганнар.
Ничә гасыр инде Чишмә яны,