Елгалар күп,
Без белгәне генә,
Чиксез инде әгәр санасаң.
Иделләр бар, Дәрья сулары бар,
Тик нигәдер,
Мин Чирмешәнемне яратам.
Чирмешәннәр өчәү генә микән?
Бәлки әле артык аннан да?
Тик Чирмешән сиңа әндәшәм мин,
Туган якны искә алганда.
Малай чактан балыкларын тотып,
Инләп-буйлап йөзеп үскәнгә.
Сайрап торган былбыллы талларың,
Әле дә керә әле төшләргә.
Атлар коендыру… Аргы якка,
Чумып чыккан чаклар бар иде.
Ярларыннан тулган Чирмешән дә,
Ул чакларда безгә тар иде.
Кем онытыр аның болыннарын,
Уңдырышлы иген кырларын.
Карлыганлы сазны, Кәкере күлнең,
Баланнарын, шомырт, колмагын.
Кемнәргәдер Кече Чирмешән ул,
Минем өчен иң якыны-ул.
Шунда иген игеп, су коенып,
Олы тормышка бит алдык юл.
Насыйп булды әле,
Тагын кайттым,
Яшьлек эзләреннән йөрергә.
Суы төпкә төшкән Чирмешәннең,
Тал баскан ярларын күрергә