Кояш әле чыгып кына килә,
Йөрим Увильди күл буенда.
Көзге кебек су өсләрен бозып,
Чуртан балыклары коена.
Текә яр өстеннән карап торам.
Увильдинең көмеш суына.
Нарат урманнары, күл тирәли,
Яшел алка булып сызыла.
Гаҗәп рәхәт кояш белән торып,
Күл буенда һава сулавы.
Бер якта күл, балыклар коена,
Ә бер якта кошлар сайравы…
Әнә, чишмә, (родонлы ул диләр)
Тере көмеш кебек йөгерә.
Стаканы шунда, эчеп жибәр!
Эчсәң исә сиңа хәл керә.
Монда курорт,
Йөрәк, нерваларың,
Какшап китсә, тот та шунда кил!
Кырым, Кавказ диеп йөрисе юк,
Күле, әйтерсең лә Байкал күл.
Кояш белән торып күл буена төшәм,
Эчәм тәмле чишмә суларын.
Карап йөрим Увильди буйларын,
Уралның бер матур почмагын.