Кемгәдер сөйгәне белән кавышу өчен бөҗәкләр кирәк. Менә Үги ана яфракларына җайлы – ул чәчәк атканда башка чәчәкләр булмый, шуңа да кыш буе ачыгып чыккан бал кортлары аңа гына куна. Җәй җиткәч, чәчәк атучыларга кыенрак – күп була бит, кайсына гына өлгерсен бал кортлары. Шуңа да үсемлекләр берсеннән берсе матур итеп чәчәк атарга омтыла, бөҗәк, бал корты, күбәләкләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Әнә, Шайтан таягы серкә коя алмый, шуңа да чәчәкләре зурдан – әллә кайдан күренеп тора. Ә тау битендәге Җиләкләрдән тәмле исләр аңкый:
– Без монда, килегез! – дип чакырып торалар.
Серкә ташыган өчен бал кортларына бүләк итеп чәчәк балы өләшә барысы да. Бал кортлары гына җитешә алмас иде моның кадәр чәчәккә кунып, шуңа да төрле төсле күбәләкләр, вак-вак коңгызлар да ярдәмгә килә.
Гөлбадран бал кортларын көтеп утырган чәчәкләрдән көлә:
– Бичара бал кортлары ничек өлгерсен ул сезгә? Мин талымлы түгел, миңа черкиләр кунса да ярый.
– Син черки ашатып ятасың, – дип көләләр аннан.
– Черки ашатып ятасың дисәләр диярләр шунда, минем яшәвем дөрес булсын! Ә сез көтеп утырыгыз әнә бал корты килгәнен… Мин талымлы түгел…
Белә ул Гөлбадран зур мәхәббәт көтеп ялгыз калганчы, кулыңа эләккәненә разый булып, бүген яшәп калу яхшырак икәнен…
Болын Борчагы үзенә күрә түгел, бал кортлары белән “вакланмый” – аның чәчәкләренә төклетуралар эленгән. Сабаклары төклетураны чыдатырлык та түгел үзенең, сыгылып-сыгылып торалар, ә шулай да үзенчә эреләнә. Аңа бал кортлары куна да алмый – чәчәкләре төклетура борыны керерлек итеп махсус ясалган. Чиләгенә күрә капкачы: төклетуралар бу чәчәкләргә башка бөҗәкләр кунмасын белеп тора, шуңа килә дә. Икесе дә бик дус яшиләр, бер-берсенә ярашканнар. Божж-божж килеп тора Болын Борчагы тирәләре.
Ал, ак, кызыл, шәмәхә, зәңгәр – нинди генә төсләр юк җәйнең бу чагында! Бөтен болын бөҗәкләр шавында, хуш исләр! Җәйдә җәннәт хасиятләре бар шул!
Кыр миләүшәсе генә моңланып тора бер читтә. Янына килүче дә юк. Матур гына чәчәк инде үзе, кай ягы белән ошатмыйлардыр шуны?
– Син ник берсен дә якын җибәрмисең? – дип сорап та караганнары бар аннан.
– Минем яратканым бар, шуннан башка беркем кирәкми, – дип кенә җибәрә ул.
Янында утырган чәчәкләр генә белә аның кемне яратканын. Үз-үзенә бикләнгән чәчәк инде ул шундый. Үз күңелен үзе күреп яши. Үзендә булган серкәләре белән серкәләнеп тә куйган. Шундый чәчәк инде, нишләтәсең? Бал кортларына бирерлек балы, җилгә очырырлык күп серкәләре булмагач, үз-үзен яратырга гына кала…