Читать Рәсемле әлифба (Азбука-раскраска) - Марат Губайдуллин

Рәсемле әлифба (Азбука-раскраска)

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Рәсемле әлифба (Азбука-раскраска)" автора Марат Губайдуллин. Общий объем текста составляет эквивалент 5 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанры наиболее вероятно можно определить как детские стихи, буквари. Книга была добавлена в библиотеку 09.08.2023, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

Әлеге китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлап язылды. Ул татар алфавитындагы һәрбер хәрефкә туры китереп, рифмалы табышмаклар формасында эшләнде. Укучыларга рәсемнәргә карап, шигырь мәгънәсенә төшенеп, табышмак сүзне буш калган юлларга язарга кирәк. Табышмакларны чишкәч, сузык хәрефләрне кызыл төс белән, тартык хәрефләрне яшел төс белән һәм калган рәсемнәрне бүтән төрле төсләр белән буярга мөмкин. Алфавит хәрефләрен шул рәвешле өйрәнү балаларның образлы фикерләүләрен, хәтерен үстерә, шигърияткә һәм гомумән матур әдәбиятка карата кече яшьтән үк мәхәббәт тәрбияли. Китапны уку һәм рәсем дәресләрендә кулланырга мөмкин. Әлеге басманы әзерләгәндә интернет сайтлардан рәсемнәр файдаланылды.

Книга Рәсемле әлифба (Азбука-раскраска) онлайн бесплатно







Бик теләп алыр иде дә,

Тик шикләнә Гөлнара.

Исеме үк әйтеп тора

Тимә син миңа, __ __ __ __ .



Каурыйлары ялтырап тора,

Башында кызыл кәпәч.

Читәнгә менеп җырларга

Ярата безнең __ __ __ __ .





Әче булса да җимешләр,

Файдасы күп, бел балам.

Кышын кошларның сые ул,

Исеме аның – __ __ __ __ __ .





Әнисенең туган көне

Олы бәйрәм Гөлназга.

Өстәл өстендә зур бүләк –

Чәчәкләр тулы __ __ __ __ .





Кичә генә юк иде бит,

Үскәнме әллә төнлә.

Күз ачып йомган арада

Җыеп алдык без __ __ __ __ __.





Күп илләрне иңләп-буйлап,

Сыртына олау төяп,

Кәрваннар белән бергәләп

Чүлләрне гизә __ __ __ .





Үзен озак көттермәде

Язгы ташу быел да.

Ярларыннан ташый-ташый

Ургылып акты __ __ __ __.





Самолёт, вертолётта бар,

Сүзләрдә очрый сирәк.

Бу буладыр Ёё хәрефе,

Ул да үзенчә кирәк.





Буе шундый озын булгач,

Күренә аңа һәр тараф.

Барысын да сокландыра

Озын муенлы __ __ __ __ __ .






Сеңлем белән икебезгә

Алдык та берәр чиләк.

Урман аланына барып,

Җыеп кайттык без __ __ __ __ __ .





Зоопаркта йөргән чакта

Башын гел безгә бора.

Күчтәнәч көтә икән бит

Аклы-каралы __ __ __ __ __ .





Кайда гына яшәсәк тә,

Һәммәбез өчен кирәк.

Аннан изгерәк ризык юк –

Табынның күрке – __ __ __ __ __ .





Төнге күктә ни генә юк,

Әйтерсең лә ул очсыз.

Ай янында балкып яна

Исәп-хисапсыз __ __ __ __ __ __ .





Кыш көне генә ак иде,

Ни ара йонын койган.

Һич танырлык түгел үзен,

Соры тун кигән __ __ __ __ .





Ачы тәменнән курыкма,

Файдасы бик күп аның.

Әгәр дә салкын тидерсәң,

Ярдәмгә килер __ __ __ __ __ .





Табынга сикереп менгән

Хуҗабикә күргәнче.


Читайте также
Навеяло заполонившими в последнее время АТ однотипными сериалами...
Продолжение 1 части.С извержения супервулкана прошло несколько месяцев, но умирать и деградировать Советский Союз пока не собирается. Несмотря на вс...
Олька, родившись в недружной семье, одержима идеей налаживания мира среди домочадцев, дабы не допустить ее распада. С раннего детства она берется за п...
Я молодой поэт, но поэзией увлекаюсь с самого детства. Я пыталась пробовать себя в разных творческих начинаниях и убедилась, что поэзия – это самый ог...