Читать Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи" автора Рузил Фазлыев. Общий объем текста составляет эквивалент 40 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанр наиболее вероятно можно определить как стихи и поэзия. Книга была добавлена в библиотеку 01.05.2025, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

Еллар бүләге…Җыелып килгән шигырләрнең тагын бер өлеше…алданырак язылганнарның дәвамы булып киләләр. Әле соңгысы булмас…

Книга Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн бесплатно


© Рузил Фазлыев, 2025


ISBN 978-5-0062-9009-9 (т. 12)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

1нче январь

Январь ае башларыннан,
Алышына ел саны.
Кая бүген шатланучы…
Шаулап карышылап аны.

Көтеп алып, куян диеп,

Әйләнеп елкаларны.

Курантлар сугу туктатты,

Ничә көн ярсыганны.


Озату бәйрәме булды,

Үткән күпме чаралар.

Яңа елның башлануын,

Көтеп тора… чаналар.


Яңа елның иртәләре,

Туа аның көннәре.

Куандырып алдагысы,

Дөнья ямен күргәнне.


Ни үзгәрде тирә якта,

Кичә бүген арасы.

Бизмәсәктә искеләрдән,

Алга таба барасы.


Яңа көннәр олы бәйрәм,

Еллар тора көннәрдән.

Сабак булсын алга таба,

Үткәннәрдә күргәннәр.

Агымнарда калып

Хәтер агымнары шундый,
Барысы бергә агыла.
Онытылган кебекләрнең,
Дулкыннары кагыла.
Аерулар мөмкин булмый,
Карасына, агына.
Бирелмәгән сорауларга,
Җаваплары табыла.
Әллә ниләр сөйләп була,
Кылынганнар эндәшми.
Барысыда бер капчыкта,
Савап, гөнаh берләшми.
Гөнаhларың кичерелсә,
Саваплары югала.
Төзәтүләр чоры үтсә,
Кире кайту юк аңа.
Тормыш юлы сикәлтәсе,
Шулай сикертә инде.
Тәүбәләр дә була алганга,
Раббым, кичерсә иде.

Арбалар

Дөнья малы шундый әйбер инде,
Кызыкмаган кеше бик аздыр.
Кемдер өйдә үрдәк асыраса,
Хыялында никтер гел каздыр.
Байлык үзе ул сынаулар дигән,
Олы атка, олы арбалар.
Бер хайванга әллә ничә арба,
Нигә икәнен кемнәр аңлаган.
Язылса да барысы тәфсилләнеп,
Күптән инде, ерак заманда.
Нидер җыеп кеше гомер буе,
Кайта алмый йөри базарда.
Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,
Нәфес менеп сиңа атлана.
Тәкәбберлек белән бутамасак,
Андый кеше кайчан шатлана.
Бер карасаң бары җәза кебек,
Артык төяп тарту арбаны.
Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»
Ул арбалар җирдә калганы.

Атып кал

Вакытында кирәк сабыр булу,
Кайвакытта, була ашыгырга.
Үткәндәме, гомер юлы инде,
Булгандамы, яки башыгына.
Кайвакытта, кайсын сайлап була,
Туры килсен өчен халәткә.
Ялгышмаска үз гаебең белән,
Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
Бозмый калып тормыш кануннарын,
Эзләмичә җиңел юлларны.
Таба алып, әрәм- шәрәм итми,
Сиңа гына, тиеш булганны.
Гыйлем аша, таба алып юлны,
Бара алып, шиккә төренми.
Ышанычлы булып юлдашларың,
Хыялларың калып, сүрелми.
Бер үтәсе юллар барысы да,
Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
Киләчәктә буласыларын бит,
Башлап була әле бүгеннән.
Ул хаталар, гомер бетмәсә дә,
Төзәтергә, hаман вакыт бар.
Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
«Ятып калганчы, син атып кал»

Ашыгу

Ашыгуның асылында ни соң,

Читайте также
Самая страшная тюрьма – это тюрьма в голове. На многих навешаны социальные якоря, которые создают ощущение стабильности. Но, на самом деле, они тянут...
В мире, где реальность можно «прокачивать» как персонажа в игре – сила, интеллект, харизма – люди стали заложниками технологий, превращая себя в идеал...
В бесконечной гонке за карьерным успехом герои применяют любые средства. Средство, способное ускорить работу мозга, доступно ограниченному кругу лиц.
В маленький городок посреди леса приезжает одинокая девушка.Кей не ищет здесь друзей или неприятностей – лишь уединение и возможность начать новую жиз...
Бу китап алдагы ике китапның дәвамы. Егерменче елда язылган шигырләр тупланган. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Бизәү, матурлау кулланы...
Тормыш үзе шигырь юлларыдай… көн артыннан көннәр тезелә. Гомерләрдә озын кыска була… көтмәгәндә кинәт өзелә.Дөнья үзе аңлап бетермәслек… олы калын кит...
Камиллекнең чиге булмый диләр… Шуңа күрә өйрәнәбез, тырышабыз гыйлем өстибез төрле өлкәдә… Бүгенге көн яңалыклары беләндә танышып барасы килә… Фикерлә...
Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйт...
Хөрмәтле шигырь сөючеләр!Сезгә язылганнарның Гомер агышы исеме астында бер өлешен күрсәтергә булдым. Бу шигырләр темаларга бүленеп тупланмаганнар, язы...
Гадилек байлыкМин авылның гади бер малае,Гади булыр, язган фикерләр.Вакыт кына ашыктырып әллә,Картаелып бераз кителгән…Биргәннәре әйтеп бетергесез,Язм...
Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берсен карап үтик.…Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-саваплар...
Кеше язмышы укып бетерә алмаслык калын китап кебек. Кайвакытта берничә битен укыганда да китап үзенең эчтәлеге белән үзенә тарта башлый.Тарихый биогра...