Өрәк җаны - страница 2

Шрифт
Интервал


– Акча кирәкме сезгә?!. Хәзер…

Өрәк тагын көлде.

– Ну, йөгереп тә карыйсың, – диде ул, әллә ниди куркыныч тавыш белән, – Көчкә куып җиттем.

Гүзәл аны ишетмәде. Ул кәшилүген эзләде.

– Хәзер табам… Хәзер… Акча бар ул…

– Курыкма син…

Гүзәл өметсезлеккә бирелеп катып калды. Ул кәшилүген тапмады. Болай булгач, акча биреп котылу мөмкинлеге юк, димәк, ак бөркәнчек аны һәлак итәчәк иде. Гүзәл еларга кереште.

– Зинһар өчен тимәгез миңа! Тимәгез инде…

– Хы-хы-хы…—дип көлде Өрәк һәм Гүзәлнең чәченә үрелде,– Курыкма син, үскәнем…

Аннан соң хатынның башыннан сыйпап нәрсәдер сузды:

– Син кәшилүгеңне төшереп калдырдың. Мә! Башкача ташлап йөрмә.

Бераздан Өрәк аңа туфлиен китереп бирде:

– Аягыңа киеп йөре. Пыяла кадалмасын.

Гүзәл кәшилүген тотып катып калды. Ул хәрәкәтләнмәде генә түгел, бер уй да уйлый алмады. Ул шок хәлендә иде.

* * *

Хәсәннең күңеле күтәренке иде. Бу аның ашкынулы адымнарыннан ук күренеп тора. Ул кулындагы чәчәкләрне ниндидер бер фыртауайлык белән борынына китереп, татлы тавыш чыгарып иснәде дә канәгать елмаеп куйды. Аннан соң авыз эченнән генә җыр сузып җибәрде:

Сине генә сөям, сине генә көтәм,

Сине генә күрәсем килә.

Ул төнге шәһәрнең караңгы урамыннан атлый иде. Хәер урам да түгел әле, йортлар арасыннан дворга кергән иде ул. Сөйгән яры белән очрашу дәрте күзен томалаган иде. Өендә хатыны да көтә иде, әлбәттә, ләкин чит бичәләр белән очрашуның үз ләззәте, үз тәме. Бигрәк тә, тормышың җитеш булып, яшең кырыктан узганда.

Көтмәгәндә каршысына килеп чыккан ак нәрсәдән куркып ул сикереп куйды. Күкрәгеннән ниндидер аваз бәреп чыкты, кулындагы чәчкәсе җиргә төшеп китте.

Ләкин ул боларның берсен дә сизмәде. Бөтен уе алдында торган ак бөркәнчекле сәер нәрсәгә бәйләнеп катып калган иде. Өрәк! Аның алдында өрәк тора, ләбаса!

Кинәт аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Бала җоннары кабарып, чәчләре үрә торды. Ул йөгереп качарга теләде. Ләкин аякларын күтәрә алмады, әйтерсең алар бер мизгелдә ниндидер могҗиза белән тамыр җәйгән иде.

– Матур җырлыйсың,– диде Өрәк кабердән чыккан салкын тавыш белән, – Похвально!

Ул инде калтырана башлаган ирне тирәли әйләнеп чыкты да җан өшеткеч итеп көлеп җибәрде. Аннан соң һәр сүзенә басым ясап әйтеп куйды:

– Мин дә сине генә көтә идем.

–Кем син? – дип уйлады Хәсән. Дөресрәге ул шулай дип сорарга теләгән иде, тик тавышы чыкмады. Бары тик күзләре генә тәгәрәп төшәрдәй булып түгәрәкләнде.