Өрәк җаны - страница 3

Шрифт
Интервал


– Мин – Өрәк, – диде ак бөркәнчек, уйларын белеп торуы белән Хәсәнне тагы да ныграк куркытып,– Теге дөньядан кайтып киләм.

Детедтет-дет… Детеддетдет…

Хәсән бу тавышның кайдан килгәнен тиз генә аңлый алмады. Ә аңлагач, тагы да авыррак хәлгә төште. Тешләре тешкә бәрелә икән бит… Дететдетдет…

Өрәкнең йөзе күренми иде. Бөркәнчек астында караңгы бушлык кына. Тавыш шуннан чыга. Бөркәнчеген салып ыргытса, ул күзгә күренмәс кебек тоела. Ләкин ул бар. Ниндидер бер тылсым белән ул үзенә буйсындыра, бөтен ихтыярыңны күзгә күренмәс авыр таш белән бастырып куя иде.

– Карале, дус кеше…– Начар сүз сөйләмәсә дә аның тавышы коточкыч иде, – Бер шәп егеткә ярдәм итәбезме?!

Хәсән авызын ачарлык көч тапмады.

Аның иреннәре генә тартышты.

Сүзе чыкмады.

Ләкин җавап бирергә кирәк иде. Югыйсә, үзенчә уйлап, бөтенләй юк итеп ташлавы бар. Һәм Хәсән ашыгып баш какты. Ул шундый озак һәм тиз хәрәкәтләнде ки, хәтта башындагы мие дә селкенгән кебек булды.

– Менә молодец!

Өрәк бу сүзләрне шундый назлы итеп әйтте. Хәсәннең күңелендә ниндидер өмет чаткысы балкып китте. Болай булгач, бәлки, артык зур зыян салмас та әле.

Ләкин кинәт яңгыраган котсыз тавыш өстенә бозлы су сипкәндәй тәэсир итте:

– Чишен!

Хәсән аңгыраеп катып калды. Ләкин шундук тиз-тиз баш кагып, пинжәген салырга тотынды.

– Чалбарыңны да сал!– дип боерды Өрәк.

Хәсән каршып нидер әйтмәкче иде дә, Өрәкнең үз-үзен тотышындагы агрессияне күреп тыелып калды, һәм ялагай бер кыяфәт белән чалбарын да салып бирде.

Аннан соң трусик җыймасына тотынып, сораулы карашын өрәккә төбәде. Аның куллары калтырана иде.

– Ансы кирәкми,—диде Өрәк,– Күлмәгеңне сал. Аяк киемеңне дә.

Берничә секунд үтүгә Хәсән трусикчан гына торып калды. Җәй булса да кичен салкын иде. Хәзер куркуына өшү өстәлеп, аның калтырануы тагы да ныграк көчәйде.

– Рәхмәт, – диде Өрәк мәсхәрәле тавыш белән.

Хәсән үзе дә рәхмәтле кыяфәт белән баш какты.

Өрәк Хәсәннең кесәсен актарып, аннан берничә пачка акча, кәрәзле телефон, пистолет тартып чыгарды. Ул елмая иде булса кирәк.

– Урыныңнан кузгаласы булма! – диде ул кинәт.

Хәсән бар көченә баш какты. Ул бу хакта уйлап та карамый, уйласа да, теләсә дә урыныннан кузгалырлык көч таба алмас иде. Кинәт ул тертләп китте. Шәрә тәненә ниндидер салкын, чәнечкеле нәрсә кагылды. Чәчәкләр икән. Сөяркәсенә дигән чәчәкләр. Кинәт аңа бик тә кыен булып китте. Җанын ачы үкенеч ялмады. Эх, өенә, хатыны янына гына кайткан булса икән!.. Мондый хәлгә калыр иде мени. Эх…