Өрәк җаны - страница 6

Шрифт
Интервал


Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.

Сәкинә сикереп куйды.

Сикергәләгән көйгә чәбәкәй итәргә тотынды.

Тагы кыңгырау.

Сәкинә киң елмайды. Тик ишеккә йөгерергә ашыкмады. Көтсен әле бераз. Озагырак теләгән нәрсә кадерлерәк була ул.

Тагы кыңгырау.

Сәкинә шатлыклы бөтерелеп алды. Прихожийдагы якты утны сүндереп, интим кызгылт нурлы лампаны гына калдырды. Ансын да сөяркәсе бүләк иткән иде.

Һәм шатлыклы елмаеп ишекне ачты.

Һәм керүченең куенына ташланды.

Һәм коты алынып ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Аның сөяркәсе урынына нафталин исе сеңгән ак бөркәнчек япкан адәм тора иде.

– Ааааааа, уууууууууу!

Ак бөркәнчекнең йөзе дә юк иде ахры, һәрхәлдә, анда караңгы бушлык кына күренә иде.

Шул бушлык эченнән тавыш ишетелде:

– Курыкма, кадерлем… Бу мин – Хәсән…

Тавышы таныш иде. Хатын бераз тынычланып калды. Ләкин тагы бер кычкырды.

– Ааааааааааааууууууууууууу…– Бу юлы ирне каушату өчен.

– Курыкма, бергенәм… – Хәсән ак җәймәсен шудырып төшерде дә трусикчан гына калды,– Курыкма… Болар сиңа!

Хәсән аңа чәчәкләр сузды. Хатын бертын аптырап карап торды да ирен чите белән генә елмаеп чәчәкләрне өстәлдәге вазага утыртты. Розалар нурланып балкымады. Алар таушалып беткәнлектән, карт сөйрәлчеккә охшап тора иде.

Ир Сәкинәне куенына алды. Хатын бераз гына назланды да аны читкә этәрде. Хәсәннең тәненнән дә нафталин исе килә иде.

– Бар, юынып чык,—диде хатын назлы елмаеп, – Әллә нинди ис сеңгән.

Һәм ирнең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Хәсән уңайсыз хәлдән тизрәк котылырга теләп, ваннага юнәлде.

– Нәрсә булды?

– Чыккач сөйләрмен…

Ләкин Сәкинә аның юлына аркылы төште:

– Хәзер үк сөйлисең. Нәрсә булды?

Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Ул сабагын оныткан шәкерт кебек бер ноктага текәлеп тынып калды. Сәкинә тагын көлергә тотынды.

– Киемнәрең кайда?

Хәсән ык-мык итте. Кызарынды. Өрәк белән булган хәлне исенә төшерүдән генә дә аның тәненә бала йоннары калкып чыкты. Иреннәре күкшелләнеп калды.

– Бер теләнчегә бирдем… – диде аннан соң, – Әйе, бер теләнчегә бирдем.

– Телефоныңны дамы?

Хәсән үзе дә сизмәстән бар көченә баш какты.

– Акчаңны дамы?

Хәсән тагы баш какты. Аннан соң кыенсынып кына өстәп куйды:

– Әйе… Барсын да… Кесәдә киткән…

Хатын кинәт хөкемдарга әверелде:

– Бирмә берәүгә дә! – диде ул, баласын әрләгән ана тоны белән,– Чит кешегә мал таратып йөрмә.

Хәсән аның һәр сүзен баш кагып тыңлады. Хәзер ул аларны кабатлап күрсәтер кебек иде:«Берәүгә дә бирмәм. Чит кешегә мал таратып йөрмәм..» Аның бөтен кыяфәте шуны вәгъдә итә иде. Әмма Хәсән бөтенләй боек тавыш белән каршы төште: