Кеше күзенә бик күренмәскә трышып кына икенче көнне үк сөяркәсен куна калдырды. Ә тегесе, әнә, затлы телефон күтәреп килде. Теләсәң, трубкасыннан сөйләш, теләсәң, күрше бүлмәдән кычкыр. Бөтен нәрсә аерма-ачык ишетелеп тора.
Бер карасаң, Закирҗанның үлеме бик вакытлы булды. Бер бай ирне кармагына каптырып килә иде Сәкинә. Хәзер аны бөтенләй үзенә буйсындырды. Эшләр болай барса, хатыныннан аертып, үзенә өйләндереп тә куяр әле, Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Иң мөһиме тормышы көйләнеп бара, акчага тилмереп яшәгән чаклары артта калып килә.
Яши белеп яшәмәсә дә, үлә белеп үлде Закирҗаны.
Шуның өчен ул иренә бик рәхмәтле иде.
Шулай да кызганыч иде Закирҗан.
Йөрәк белән бик җиңел китәләр икән, дип сөйләнгән булалар тагы. Чирнең ниндие дә бер инде аның. Үлемнең берсе дә җайлы түгелдер. Хәер, йөрәк белән икәненә дә бик ышанып булмый әле аның, ире исән чакта бер генә тапкыр да йөрәгенә зарланмады бит. Гомумән, ул бер җиренә дә зарланмады. Ә теге көнне күкрәген тотып егылды да, «ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр. Иртәгәсен аның үлеме турында хәбәр килде.
Шулай тиз генә китеп барса да Закирҗан бик интегеп үлгәндер сыман тоелды. Газаплары чиксез-чамасыз булгандыр. Танырлык җире дә калмаган иде бит. Аны беренче тапкыр күргәч, Сәкинә артына авып китә язды. Бәндә шул тиклем дә үзгәрер икән! Я, хода! Закирҗан бөтенләй бүтән кешегә охшап калган иде. Хәтта кызлары да танымады бит:«Бу минем әти түгел!» – дип тик торды. Үз балаң да танымаслык булгач инде…
Җир өстендә күргән газаплары савап булып кайтсын инде үзенә. Җәннәт түрләрендә генә булырга насип итсен.
Ирен җирләүләренә өч кенә көн узса да, шул арада әллә күпме үзгәрешләр булганлыктан, бик озак гомер үткәндер сыман тоела иде. Ләкин вакыт бик тә акырын узды. Һичьюгы, кырыгын үткәрсәләр, күрше-тирәдән яшеренеп маташмый гына үз хәстәреңне күрергә дә булыр иде… Әлегә бик килешеп җитми шул…
«Рәнҗемә инде, кадерлем… Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын.» – диде ул, иренең портретын ак җәймә белән каплап. Аннан соң йокы бүлмәсенә кереп, мәтам киемнәрен салды да кыска халат алып киде. Чәчләрен сүтеп иңенә таратты. Көзге алдына басып иренен буяды. Шулай кисәк кенә ул суты ташып торган гүзәлгә әйләнде дә китте. Аңа беркем дә кырык яшь бирерлек түгел иде.
Сәгатенә карап алды.
Бу вакытта килеп җитәргә тиеш иде инде. Бүтән чакта бу вакытта алар караватта аунап туйган булалар иде. Бүген никтер соңлады әле. Нык соңга калды.