«Яздан бирле яңгыр яумады.
Җәйнең аяз кояшлы көннәре тәүдәрәк кешеләрнең күңеленә чиксез сөенеч алып килгән иде. Алар шәһәрнең шырпы кабыдай бертөрле йортларыннан табигать кочагына ташландылар, шул хозурда күңел ачып, балык тотып, су кереп рәхәтләнделәр, елга буйларында бала-чаганың чыр-чу килгәне белән аралашып гармун, гитара моңнары, төрле телләрдә җырлаган тавышлар туктаусыз ишетелеп торды, тәмле учак исләре ерак—еракларга таралып борыннарны кытыклады; шушы ямьле көннәрдә ярсызлар ярын тапты, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, парлыларның бер-берсенә булган мәхәббәте тагы да арта төште, моңарчы эт белән мәче кебек яшәгәннәре дә иркә сүзләр белән эндәштеләр, сөю назларына бирелделәр; кояш җиргә елмаеп караса, җир кояшка багып балкыды, бу көннәрдә кешеләр генә түгел, бөтен дөнья, бөтен галәм туй итә сыман иде. Ләкин тора-бара тоташ бәйрәмнәр арыта башлады, кешеләрнең күңелендәге яктылык тоныкланып калды, күңелләр генә түгел, хәтта үләннәр, хәтта яфраклар үзләренең соклангыч яшеллеген җуеп караңгылана барды, ә озакламый саргаеп, сәлперәеп, ачлыктан йончыган сабыйдай гарипләнеп калдылар. Җир кояшка карап елмаймады, ул үз тәне буйлап дәртле җырлар җырлап аккан гөрләвекләрне сагынды, гөрләвекләр сутын үз вакытында тиешенчә сеңдереп кала алмаганы өчен өзгәләнде, үзенең язгы ялгышларына үкенгәндәй, ялгыш кына сибәләп киткән ике-өч бөртек яңгыр тамчысын да комсызланып йотты, моны зур бәхеткә санап, атналар буена оныта алмады, шул өч тамчы аның төшләренә керде һәм ул ләззәтле елмаеп уянды да әлеге бәхетнең бары тик төштә генә булуына әрнеп газапланды; әлеге газапларыннан арынырга теләп, ул елгаларны сыгып алырдай итеп кочты, сулар саегып, ярлар тараеп калды; судагы балыкларга һава җитмәде, алар кайнап торган тынчу дөньяларыннан котылырга теләп, ярга сикерделәр, ләкин судан башын сузу белән кояш нурларында кибеп шундук җан бирделәр; Җир яңгыр көтеп тилмерде, яңгыр аның өчен сөю назлары кебек кадерле иде, яңгыр аның өчен бердәнбер яшәү чыганагы иде; ул үзенең сөеклесен көткән гашыйк кебек, азатлыкны көткән тоткын кебек, үз бәхетен көткән мескен кебек күк йөзендә пәйда булыр кара болытларны көтте; әгәр бу мизгелдә аннан:«Нәрсә ул бәхет символы?» – дип сорасалар, ул ике дә уйламыйча:«Кара болыт!» – дип кычкырыр, моның белән генә дә тыелып кала алмас:«Бәхет ул – кара болыт! Кара болыт – бәхет ул! Шуны да аңламыйсыз мени соң?!.»– дип үртәлер шикелле иде…»