«Язгы ялгышлары өчен үкенгәндәй… Язгы ялгышлары өчен үкенгәндәй… Язгы ялгышлары өчен… Язгы ялгышлар…»
Кечкенә чагында ук үзсүзле, тискәре бала булган ул. "Киреләнүеңә түзелмичә урам уртасында бәргәләп алган чакларым да бар иде",– ди иде әнисе дә. Тора-бара мондый тискәрелеге басылды, ә менә үзсүзлелеге бетмәде. Хәер, моны начар сыйфатка исәпләмәде Таңчулпан, һәр эштә мөстәкыйль фикер йөртергә омтылу, һәр нәрсәгә үз карашың булу тискәрелек дип тә аталмыйдыр әле. Әнисе дә "тискәре" дип әрләштерсә дә, моны бары тик яратып кына әйтә иде бит. Таңчулпан үз кызын шулай битәрләгән кебек.
Унөч-ундүрт яшьлек чакларында көзгегә караган саен эче поша иде аның. Кечкенә буй, ябык кына гәүдә. Әллә нинди кирәкмәгән зур күзләр. Китапларда язылганча, зәңгәр, һич югы кара да түгел бит ичмасам, ә соры төстә, мәченеке диярсең. Шул рәвешле, һәр төшеннән гаеп табып, үз күңелен үзе имгәтә дә көннәр буена сыкранып йөри иде. Шулай да ахирәтләре, тиңдәшләре белән аралашканда болар бераз онытылып тора, чөнки Таңчулпанны барсы да ярата, үз итә, алар өчен кызның матурлыгы түгел, ә яхшы иптәш булуы мөһимрәк иде. Әнисе дә, аның күңел кичерешләрен аңлагандай, һәрдаим сөеп-иркәләп, аның озын чәчләренә, керфекләренә соклануын белдереп тора, ара-тирә:" Чынлап та шундый гүзәл кызмы бу, әллә үзем яратканга гына шулай тоеламы!"– дип әйткәләп тә ала иде. Ахирәтләренең үз итүен, егетләрнең дә сокланулы карашларын тоюданмы, әкеренләп, әүвәлге кимсенүләре юкка чыкты, ул үзенең дә менә дигән гүзәл икәнлегенә ышана төште, бу ышану үз-үзенә ихтирамын, шәхеслек горурлыгын арттырды.
Ачык йөзле мөлаем кыз булды Таңчулпан. Шаянлыгы, шуклыгы да җитәрлек иде. Юк кына нәрсәләрне дә күңелле күренешкә әйләндерә белүе, котылгысыз күренгән хәлләрдән дә чыгу юлын тиз таба алуы белән дә аерылып тора иде. Шуңа да ахирәтләре арасында абруе зурдан булды, аларны үзенә аудару өчен бер нәрсә кылмаса да, кызлар Таңчулпанга тартылдылар, ярдәм сорап та, киңәш сорап та киләләр, аның белән дуслашуны абруйга саныйлар иде. Үсеп буй җиткергәч тә шулай дәвам итте. "Бер егет артымнан йөри, нишлим икән?"– дип тә килделәр, "Фәлән егеткә гашыйк булдым, ничек сиздерим икән?"—дип тә сер чиштеләр. Таңчулпан аларга берәр киңәш биргәндер инде, тик ул мәхәббәт хисе белән таныш түгел иде. Китаплардан укып, кинолардан карап аның ләззәтле һәм изге тойгы икәнен чамаласа да, шуграк егетләр үзен озатырга маташуын күрсә дә, ул гашыйк булуның нәрсә икәнен дә беми иде әле. Әлбәттә, аралашып йөргән егетләреннән кайберләре аңа ошый һәм кыз алар белән аеруча яхшы могалләмәдә иде. Ләкин дөньяңны онытып гашыйк булырлык дәрәҗәдә түгел иде алар, буйга җитеп беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен көткән кызның күңел таләпләренә дәва булырлык түгел иде.