Унынчыны тәмамлап, институтка керергә хыял корып йөри иде Таңчулпан. Мондый чакларда күңелеңне иләсләндереп, мәхәббәт хакында гына уйлап йөреп булмый, укырга, имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Ләкин яшьлек китапка төбәлеп кенә яши алмый, дус-ишләрең белән аралашуны, күңел ачуларны да таләп итә. һәм ул эшенә дә, укуына да, җилләнеп алуга да өлгерә. Шуңа да яшьлек бит ул.
Нәкъ әнә шул мәлдә классташ кызының абыйсы Ильяс армиядән отпусыга кайтып төште. Киткәндә чебеш кебек кенә бер малай иде, әле үсеп, тазарып кайткан. Кыска алынган куе кара чәчләре, атлетларча гәүдәсе, көч-гайрәт сирпеп торган хәрәкәтләре белән ул кино геройларын хәтерләтә иде. Клубка чыккач ул барсы белән дә кочаклашып күреште, кызларның бит очыннан үбеп тә алды. Тик Таңчулпанны күргәч кенә ничектер сәерләнеп катып калды, утлы карашларын кыздан ала алмый торды. Таңчулпан кызарды, хәтта колакларына кадәр кызган тимер төсенә кергәндәй тоелды. Күкрәгендә нәрсәдер тертләп өзелгәндәй булды, йөрәге ашкынып типте. Моның нәрсәдән икәнен дә аңламады кыз. Бу халәт аңа таныш түгел иде. Кичке уеннардан соң ахирәте һәм Ильяс белән бергә кайттылар. Таңчулпан бик сөйләшмәде. Ә кереп урынга яткач, төне буе күзен йоммады. Күңелдә әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек тә, газап та, курку-шикләнү дә тагы әллә нинди тойгылар бергә буталып утлы өермә куптарды. Ул өермәнең ялкын телләре иркәли дә, яндыра да кебек иде. Аның, берчә, галәм яңгыратып көләсе, берчә, тәгәрәп ятып елыйсы килде. Күз алдыннан Ильясның утлы карашлары, колак төбеннән тавышы китмәде.
Таңчулпан гашыйк иде.
Ә икенче көнне Ильяс аны озатып куйды. Капка төбенә җиткәч, озак кына сөйләшеп тордылар. Нәрсә хакында?– монсын хәтерләми кыз, ул күңелендә кайнаган хисләр тәэсиреннән ни тере, ни үле бер халәттә иде. Егетнең куллары биленә кагылгач, бөтенләй таралып киткәндәй булды. Иреннәр иренгә кушылды… Рәхәт иде кызга, тик ниндидер курку катыш бер тойгы бу халәттән котылуны таләп итте. Таңчулпан ирексездән башын читкә борды, аннан соң куллары белән егетнең күкрәгенә таянды.
–Җитәр, кирәкми…
– Кирәк!– Ильяс аны куенына алмакчы булган иде, кызның каты торуын күреп тыелып калды.
Имтиханнар кайгысы китте Таңчулпаннан, нәрсәгә генә тотынса да Ильяс хакында уйлады. Уйлары каршылыклы иде. Берчә, үзенең тәүге очрашуда ук кочаклатып-үптереп торуы өчен гарьләнде, аны йомшак кызга исәпләр дә бүтән борылып та карамас дип курыкты, берчә, капка төбендә озаграк тормавына үкенде.