Егет бабай, шул да булдымы сорау дигәндәй, тәкәббер караш ташлап алды, тик шундук күзләрендә хыялый очкыннар балкып китте:
– Мәхәббәтме?!– ул бераз уйлангандай итте,– Мәхәббәт ул – бөтенесе дә!
Искәндәр тулырак, фәлсәфирәк, тапкыррак җавап көткән иде. Ләкин, төптәнрәк уйласаң, моннан да тапкыр сүзне табып була микән?! Мәхәббәт ул – бөтенесе дә. Шулай шул… Кызганычка каршы, шулай…
Егет бабай, Искәндәрнең үзе белән килешүен сизеп, канәгать елмайды да рюмкасын алгарак сузды:
– Хәзер минем чират. Син әйт менә – шигърият нәрсә ул?
Искәндәр уйга калды. Колагына янә яңгыр җыры килеп керде. Тамчы, там… Там-чы-там… Тик бу хакта уйларга кирәкми иде, моннан арынырга, ераграк качарга теләп рюмка күтәрделәр түгелме соң?!.
– Шигърият ул мәхәббәт кебек, – диде Искәндәр, шаяруга күчеп,– Аны аңлап та, аңлатып та булмый…
Бу җаваптан канәгатьсезлеге Егет бабайның йөзенә үк чыккан иде. Хәзер ул ачы итеп, ник туганыңа үкенерлек итеп нәрсәдер әйтәчәк иде. Тик шуны гына көткән Искәндәр бик җитди кыяфәт белән фикерен төгәлләп куйды:
– Аның белән шөгылләнеп кенә була.
Егет бабай кычкырып көлеп җибәрде. Аннан соң рюмкасын чәкәштерергә сузды:
– Карале, синең дә баш эшли икән бит… Ярый, әйдә.
Рюмкаларны төпләп куйгач, бераз тын утырдылар. Гайрәтле урыс аракысы ашказанын рәхәт яндырып төшеп китте дә аның ләззәтле ялкыны бөтен тәнгә таралды. Мондый мизгелне сөйләшеп әрәм итү бер канунга да сыярлык түгел иде. Бераздан Искәндәр ике рюмканы да кулына алып, елмая биребрәк укырга тотынды:
– Беребез Сак булдык, беребез Сук булдык—
Ике алкашка кереп юк булдык…
Егет бабай моны өнәмәде:
– Сак-Сукка кагылма, – диде ул, катгый итеп,– Сак-Сук – тормыш гармониясе.
– Тормыш гармониясе аерылу-аймылышудан тора мени инде хәзер? Сак белән Сук кавышсалар яшәү тукталачак мени?
Егет бабай аңа:«Бүген тудыңмы әллә» дигән караш ташлады да уйчанланып дәвам итте:
– Көн бар – төн бар, ак бар – кара бар, мәгъриб бар – мәшрикъ бар, Сак бар —Сук бар… Аларның кавышуын син ничек күз алдына китерәсең?
Искәндәр телсез калды. Ул мондый җавап көтмәгән иде.
– Син кытайча фикер йөртәсең, – диде ул бераздан,– Җир-Күк, Ут-Су, Инь-Янь…
– Бер үк Җирдә яшибез, лабаса. Шуңа да Сак-Сук ул кытайның Инь-Яне кебек.
– Ләкин Сак-Сук ике бертуган бит…
– Менә шулай шул,—Егет бабай тантаналы елмайды,– Ике бертуганның кавышканын кайчан күргәнең бар?! Инсест – табу. Борын-борыннан. Ул гарип балалар тууына сәбәпче була.