– Дин кайтты бит…– диде Айрат, дулкынланган тавыш белән,– Безнең яланда да мәчет төзеп яталар.
Һидият озак кына дәшми торды. Аннан соң Айратка төбәлде:
– Дин кайтты… – диде ул авыз чите белән елмаеп, – Песиләр дә кайтыр… Сарыклар да… Бәлки, кайтыр…
Аның бу сүзеннән без бернәрсә дә аңламадык.
* * *
Картыйларга кайткач та өйгә керергә ашыкмадык. Капка төбендәге эскәмиядә дәшми-тынмый гына озак утырдык. Икебез дә нәрсәдер сизенә, нидәндер шөбһәләнә, тик үз шикләребезне кычкырып әйтергә базнат итми идек шикелле.
Һидият яныннан киткәч без Зәлифәләргә кереп чыктык. Өйләре дә, мунчалары да, келәтләре дә ачык, тик анда бер генә тере җан иясе дә юк иде.
– Алар кайдадыр киткән, – дидем мин, иң куркыныч уйларымны куага тырышып, – Бәлки, күченгәннәрдер?..
Айрат катгый гына әйтеп куйды:
– Алар вампирга әйләнгән.
Мин тертләп киттем. Үзем дә шуннан шикләнә, тик бу хакта уйларга курка идем.
– Нигә алай дисең?
– Алар үткән төндә вампирга әйләнгән,—диде Айрат калтыранган тавыш белән,– Синең төшеңә кергән Зәлифә минем арттан килгән булган. Ул… Ну, без аның белән дуслашып йөри идек… Озатышып…
Ул авыр сулап куйды.
– Әгәр ул минем төшкә кергән булса, мин… Мин торып ишекне ачасы идем… Мин аның шулкадәр ялбаруына каршы тора алмас идем. Юк. Ә син ачмагансың…
Мин үземне гаепле итеп сиздем.
– Ачарга кирәк иде мени?..
– Юк… —Айратның иреннәре дерелдәп куйды, – Ул бит Зәлифә түгел… Зәлифә юк инде хәзер…
Мин аны кочаклап алдым.
– Ярый…—диде Айрат минем кулымны этәреп, – Кирәкми, Илһам…
– Ә синең төшеңә кем керде соң?
Мин сүзне Зәлифәдән читкә алырга теләгән идем, тик Айрат бу соравымнан сискәнеп китте.
– Юк! Әйтмим! – диде ул, күземә туп-туры карап, – Әйтмим, Илһам. Сорама.
Минем бөтен тәнемә салкын йөгерде. Аның болай кылануы кычкырып әйтүгә караганда да аңлаешлырак иде.
– Нәфисә… – дип пышылдадым мин, – Нәфисә…
Айрат мине кочаклап алды.
Картыйның эскәмиясенә кайтып утырганда да авыр тәэсирләребез таралмаган иде. Без әлеге хәлнең чынлап та шулай икәнен исбатлый да, аңлата да, аңлый да алмый идек. Тик без аны белә, ниндидер бер тойгы белән тоя идек. Бу тоюыбыз җанны иги иде. Беребез дә бер сүз әйтмәдек. Тирә-якта шомлы тынлык. Күңелдә – курку да, газап. Моңа кадәр мин убыр затларны ничектер читтәрәк итеп, башкаларга зыян салса да миңа һәм якыннарыма тимәсләр кебегрәк итеп күрә идем, әле вампирның сулышы җилкәмә килеп бәрелгәндәй тоелды, бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте һәм мин ирексездән артыма борылып карарга мәҗбүр булдым. Һәм дертләп киттем. Койма буйлап йодрык зурлык үрмәкүч менеп килә иде. Котым алынудан ничек ыргып торганымны да сизми калдым.