Убырлар уянган чак - страница 23

Шрифт
Интервал


Сулыш алырга да куркып озак көттек.

“Келтер-келтер-келт…” – ишек артында.

“Дер-дер-деррр” – тәрәзә пыялалары.

“Шак-шык…” – веранда ишеге.

“Тек-тек-тек-тек…” – безнең тешләр бугай.

Тагы көттек.

Бер нәрсә дә булмады.

Котыбызны алып, җаныбызны айкаган тавышларга бераз күнеккәндәй иттек. Әле булса бәла-казага юлыкмавыбыз тынычландырыбрак җибәрде. Һәм без уйларлык хәлгә килдек.

– Җил бугай…– диде Айрат.

Мин өй ишегенә ымладым. Айрат иңнәрен сикертте. Мондый билгесезлек ишек артында көтәргә мөмкин булган куркынчтан да яманрак иде. Һәм мин, курку катыш тәвәккәллек белән ишек тоткасына үрелдем, һәм аны кинәт кенә ачып җибәрдем. Ә анда…

Анда бернәрсә дә юк иде.

“Келтер-келтер-келт…”

Өй артында үскән чия агачының бер ботагы җилгә селкенеп тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп ала икән.

Без бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.

– Картый бәрәңгегә төшкән, – дидем мин, баз авызына якынрак килеп, – Яктырт әле, монда бернәрсә дә күренми.

Айрат фонарен кабызуга, аркасы белән баз стенасына терәлеп, чүгәләп утырган кеше гәүдәсе күренде.

– Картый!

Җавап бирүче булмады.

– Баскычтан егылып төшмәде микән? – диде Айрат, —Нәнәйнең аяклары сызлаштыра бит ул…

– Фонареңны бир… – Мин базга сикердем, – Картый!

Ул дәшмәде.

Селкенмәде дә.

– Картый, нәрсә булды?

Мин аның кулыннан алдым һәм чак үрә сикермәдем: ул боздай салкын иде. Аның салкынлыгы миңа да күчеп бөтен тәнемне калтыратырга тотынды, тизрәк, тизрәк баздан чыгып качасым килде, тик үземне кулга алырга тырышып, тирән сулап куйдым.

– Ничек? – диде Айрат, – Картый нишләгән?

Мин дәшмәдем.

– Илһам?

– Туктап тор…

Мин бармак очлары белән картыйның салкын иягеннән алып, башын югары күтәрдем һәм котым алынудан ят тавыш белән кычкырып җибәрдем. Буыннарымның йомшарып, бөтен гәүдәмнең мамыкка әйләнүен тойдым, бөтен җаным-тәнем ток суккандай дерелдәп, утлы әрнү белән әрнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан:“Нәрсә булды?” – дигән тавыш ишетелде. Моның Айрат икәнен чамаласам да авызымны ачарлык көч тапмадым, картыйның йөзеннән күз алалмадым.

Бу – картый түгел иде.

Дөресрәге, иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы карчык түгел иде бу. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә иде. Мин бөтен батырлыгымны туплап, аның күзләрен йомдырып куйдым.