– Картый үлгән…
– Нәр-сә-әә?!. —Айрат шундук төшеп җитте,– Нәнәй-йй… Ул үлгән мени…
– Күршеләрне чакырырга кирәк, —дидем мин, һәм кинәт бөтен тәнем калтыранып куйды. Картыйның күзләре кабат ачылган иде. Ул гел миңа карап торадыр, ниндидер бер ялгыш хәрәкәт ясасам, авызын ачып нәрсәдер әйтер сыман иде…
Кинәт идән сайгагы белән нигез туфрагы арасында нәрсәдер порхылдап куйды. Мин фонарьны шунда төбәдем. Кечкенә ике ут шары ялтлап китте дә шундук юкка чыкты, тик бу песи түгел иде, мин яшен тизлегендә баскычтан сикереп менгән арада аның канатларын күргән кебек булдым…
* * *
– Нишлибез инде?– диде Айрат чарасызланып,– Күршеләр юкка чыккан… Хәтта Наиләләр дә ишек ачмады бит…
Мин дәшмәдем. Нәрсә эшләргә кирәген үзем дә белми идем. Кинәт бер фикер ялтлап китте.
– Әйдә, үзләре өйдә юкларның базларына төшеп карыйбыз.
– Юк! Алай ярамый.
– Син ишек төбендә генә торырсың.
– Юк. Төшмибез.
Айрат хаклы иде. Ниндидер сәбәп белән базга төшеп, андагы убыр кулына эләккән кешеләрнең гәүдәсен күрүдән файда юк. Аннан соң, картыйның өй нигезендә ялтыраган ике ут шары да күз алдыннан китеп өлгермәгән әле. Үзеңнең дә бер-бер хәлгә юлыгып куюың бар. Тик шулай да…
– Әйдә, базларына төшмәбез, фонарь белән генә яктыртып карарбыз. Өстән генә.
Айрат баш селкеде.
– Картый хәстәрен күрергә кирәк. Аны базда яткызып булмый бит. Әйдә, әнигә әйтәбез.
Мондый уйның минем башка килмәвенә үкенеп куйдым. Югыйсә, Айраттан өлкәнмен дә бит инде. Безгә башта ук шулай итәргә иде.
– Киттек!
Айратларга барып, күргән-белгәннәребезне туган апа белән уртаклашсак, бөтен шомнарыбыз таралыр сыман иде. Шуңа да без ашкынып кайттык. Безнең кебек егетләргә урам буйлап йөгереп йөрү килешмәгәнен дә уйлап тормадык. Элдердек кенә.
– Әни өйдәдер ул, – диде Айрат капка төбенә килеп җиткәч кенә,– Икенче көн инде эшкә чыкмады.
Өй ишеге ачык иде.
– Әни!
Җавап ишетелмәде.
– Әни!
– Туган апа!
Без өйгә кердек. Кеше заты юк иде. Мин шомланып баз капкачына карап алдым. Ачык түгел.
– Бәлки абзардадыр?
– Карыйк соң…
Мал өендә дә, мунчада да, келәттә дә юк иде.
– Печәнлектә түгел микән?
– Ишекләре ябык бит.
– Анда эчтән дә кереп була. Әни! Әни!
– Бәлки, берәр ахирәтенә киткәндер? – Тик бу сүземә үзем дә ышанып җитәлмәдем, – Хәер, кемгә барсын инде…
Айрат абзар эченә кереп лапас түбәсенә менә башлады. Мин югарыга күз салдым да аның чабуына ябештем: