Сагындым. Кайт инде - страница 11

Шрифт
Интервал


Малай, челпәрәмә килгән хисләренең кыйпылчыгын йөрәгеннән чүпли-чүпли, алар артыннан ялгызы атлады. Ул, моңа кадәр башлык булып йөргән малай, иптәшләренә дә, аларның әтиләренә дә, гомумән, беркемгә дә кирәкми иде. Ул беренче кат үзенең ятимлеген тойды. Ул беренче кат үзенең әтисезлегенә рәнҗеде.

Һәм елады.

Мин бит сиңа китмәскә кушкан идем. Ник киттең дә кабат ник кайтмыйсың?! Син кирәксең миңа, беләсеңме… Син шулкадәр миңа кирәксең бит, син шулкадәр миңа кадерлесең… Кайт сиң миңа кабат… Сагындым бит… Синнән башка яшәү шундый кыен…

* * *

Медицина-эшкәртү үзәгенең салкын бер бүлмәсендәге кушеткада язучының һушсыз гәүдәсе ята иде. Аны тикшерергә өч милиция хезмәткәреннән торган махсус комиссия җыелды.

– Юк, таблеткаларны тиешле күләмдә кулланмаган, – диде Клара. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да ниндидер сәер төгәллек, хиссезлек сизелә, ирексездән:«Хатын-кыз бит… Хатын-кыз болай булырга тиеш түгел бит…» – дип уйларга мәҗбүр булырлык иде. Һәм болай уйлаган кеше хаклы да булыр, чөнки бу ханым күптән инде хатын-кыз түгел, бу ханым күптән инде милиция хезмәткәре иде. Милиция җәлладларына нәфрәт хисе рөхсәт ителсә дә хатынның кыяфәтендә ул-бу сизелмәде.

– Бу бәндә инде күптәннән таблетка кулланмаган.

Комиссия башлыгы дәшмәде. Ул бу ханымның үз эшенең остасы икәнен яхшы белә иде. Ул үтә дә салкын бер битарафлык белән кесәсеннән акча пачкасы тартып чыгарды да аны язучының борын төбенә сузды.

Язучы йокы аралаш тертләп куйды.

Төчкерде.

– Ул акча исен сизә…– диде комиссия башлыгы ниндидер яшерен өмет белән,– Ул сизә…

Акчаны язучының борын төбендә бераз тотты да почмакка атып бәрде. Хәзер нәрсә булачагын ул чамалый иде.

Ул инде монда беренче ел гына эшләми, ул инде үз һөнәрендә берничә пот тоз ашаган кеше, бер гөнаһсыз, бер гаепсез кебек күренгән алла бәндәләренең дә акча исе алдында бөгелеп төшүен, ул гына да түгел, аларның күз алдында эреп югалуын, бөтенләй башка кыяфәт алуын белә иде.

Ул язучыга карап алды.

Төчкерә.

Хәзер акырын гына башын күтәрәчәк. Торып утырачак. Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылачак. Менә шунда инде иң кызыклы мизгел! Комиссия башлыгы аның чыраена тибәчәк, бәндә кабат үз урынына егылачак, ләкин аяк-кулларының богаулы икәнен дә сизмичә кабат шунда омтылачак. Ләкин бу юлы комиссия рәисе аңа тырнагы белән дә чиртми, бәндә үз омтылышыннан үзе абынып егыла һәм кара канга бата.