Сагындым. Кайт инде - страница 10

Шрифт
Интервал


– Әттә, әттә…– диде Искәндәр, үзенең ни өчен мондый авазлар чыгаруын бик үк төшенеп тә җитмәстән, – Әттә-тә!..

Аны мунча чапканда да, бишегендә чакта иркәләгәндә дә гел: «Әт-тәт-тәт!..»– дип иркәлиләр иде. Әле аваз салуы, бәлки, шуның белән бәйле булгандыр. Ләкин әнисе бу сүзләрне ишетү белән кычкырып елап җибәрде. Улын кысып кочаклый-кочаклый елады ул.

Озак елады.

Аннан соң улын сак кына күтәреп, стенада эленеп торган фотография янына алып килде. Малай аны шундук таныды. Бу – теге ир иде.

– Әттә, әттә…—дип кабатлады ул, бөтен хисләрен әле үзе белгән бердәнбер сүзгә сыйдырып, – Әттә, әттә…

«Әттә»нең тагын елмаюына, күтәреп алуына өмете зур иде Искәндәрнең. Ул мөлдерәмә тулы күзләрен дә алмыйча көтте.

Тик рәсемдәге кеше елмаймады, башын аның күкрәгенә куеп иркәләмәде, ул бер хәрәкәтсез тора бирде.

– Әттә! – дип тамак төбе белән кычкырды малай, аны йокысыннан уятырга теләгәндәй, – Тә-тә!

Һәм аңа озак кына карап торды да кинәт сытылып елап җибәрде. Әнисе дә бар гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды.

Бу хәлләрнең чынлап та шулай булганына кайвакыт ул шикләнеп тә карый. Әле бишектә генә яткан малайның барсын да шулай җентекләп хәтерли алуына акылы белән бик ышанып та җитми, әмма күңеле белән ышана, күңеле белән моңа тамчы да шикләнми, икеләнми.

Күңел алдый белми диләр бит.

Шулайдыр.

Аннан соң, ул тагы бер нәрсәне ачык хәтерли. Авыл читендә генә атлар абзары бар иде. Көндезен атлар көтүгә китә, ә урам малайлары шунда җыйналып сугыш уйныйлар, аларның кычкыруыннан бөтен тирә-як гөр килеп тора иде.

Искәндәргә инде җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җитезлеге дә, көче дә ярыйсы ук, башы да әйбәт эшли – шуңа күрә иптәш малайлары аны бик ихтирам итә, нинди хәлгә генә юлыксалар да аның башлык булуын берсүзсез таныйлар. Искәндәр, тыштан сер бирмәскә тырышса да, күңеленнән моңа чиксез горурлана иде.

Алар шулай көн озыны дөньяларын онытып уйныйлар да, кич җитүгә, әти-әниләре эштән кайтып өлгергәнче, өйләренә таралалар. Һәм яңадан кабат чыгалар, кичке ашны ашап, яңа көч туплап, төн уртасына кадәр уйнарга әзерләнеп.

Ул көнне никтер, уен белән артык мавыгыпмы, вакытның ничек үткәнен дә сизмәделәр. Бары тик күпер башында әтиләре күренгәч кенә, барсы да уеннарын ташлап, бер мизгелгә тынып калдылар һәм тиздән,сүз берләшеп куйгандай, барсы бер юлы, әтиләре каршысына йөгерделәр. Күпер башы малайларының бөтенесенең дә әтисе тракторда эшли, һәм барсы да бер тирәдә эштән кайта иде. Искәндәр дә алар белән бергә йөгерде. Әтиләре аларны көтеп торды да, һәркайсы шатланып үз улын күтәреп алды, һәм капка төбенә җиткәнче шул рәвешле алып кайтты. Бары тик Искәндәр генә берьялгызы торып калды. Аны гына кочаклап, күтәреп алучы булмады. Аңа хәтта игътибар да итмәделәр. Әйтерсең, ул бу дөньяда бөтенләй юк иде.