Капка төбенә җиткәч, еш-еш сулап артына борылып карады – куа килүче юк иде. Малай шыпан-шыпан гына ихатага узды, тир-ягына каранды – әнисе яшелчә бакчасында нәрсәдер утый иде, абзарга бур песидәй кереп киткән улын күрми дә калды.
Әле күптән түгел генә дөньяга килгән ала бозау нәни хуҗасына текәлде. Малай шундук ишекне келәләп куйды. Килеп карасыннар, кереп карасыннар менә хәзер, милицияга алып китеп карасыннар! Ә милиция киләчәгенә шиге юк иде аның, әнә үрге очтагы Бүре Тимер абзыйны исерек баштан үз тәрәзәсен ваткан өчен генә дә унбиш көн утыртып кайтардылар. Ә бу сиңа үз тәрәзәң түгел, бу – кешенеке. Күпмегә ябарлар икән инде?! Мал өендә озак ятып булмас шул, ярый, һич югы төн җиткәнче килмәсәләр… Ә төнлә кая барасың?! Шулчак Искәндәргә үз язмышы шул тиклем кызганыч булып тоелды, ул күзенә мөлдерәп карап торган ала бозауны муеныннан кочаклап алды да үксеп елап җибәрде.
… Менә милиция дә килеп җитте. Искәндәрне кулларыннан каерып алдылар. Шулчак нәни хуҗасына ияреп чыккан ала бозау телгә килде:«Калдырыгыз аны… Мине төрмәгә ябыгыз!»
Җирән мыеклы усал милиционер Искәндәрне машинага күтәреп кенә атып бәрде дә бозауга камчысы белән сыдырды. Күз яшьләренә буылып машинага ташланган әнисен дә тибеп кенә җибәрде теге милиционер. Машина кузгалып китүгә, җыелган халык теге бозауны кыйный башлады–«Җинаятьчене яклады ул, димәк, үзе дә җинаятьче. Ныграк сугыгыз, ныграк!» Бераздан халык юкка чыкты, урам буенда тукмалудан уфылдап яткан ала бозауны кочаклаган әнисе генә калды. «Түз, малкай, түз… Үзе ятимнең малы да ятим шул…» – дип бозауның муеныннан сыйпый-сыйпый елй иде ул.
Искәндәр ишек шакуга уянып китте. Ала бозауны күргәч күзләре шар булды. «Әй, бәләкәч, сине дә монда китерделәр мени?!» – дип пышылдады ул моңсу гына.
Шул чакта гына әле күргәннәренең төш булуын, үзенең мал абзарында ятуын абайлады. Тукылджау тагы кабатланды. Искәндәрнең тәне буйлап чебеннәр йөгерешкәндәй булды.
– Искәндәр, улым, ач… Ач, балакаем, ятма анда. Мин барсын да беләм инде.
Әнисе килгән икән бит. Барсын да беләм ди үзе.
– Милиция юкмы соң? Төрмәгә алып китмиләрме?
– Курыкма, улкаем, курыкма! – ананың тавышы калтыранды.
Искәндәр үзе дә сизмәстән ишек келәсен ычкындырды. Әнисе шундук атылып керде дә улын кочаклап алды:
– Әй, дивана малай, котларымны очырдың бит! Шулай итеп качып яталар мени?!..