– Юк… – Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде. – Юк… Булуы мөмкин түгел…
Хатын, адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.
– Юк… Юк… Юк…
Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау‑шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.
– Җаным! – дип, ишек артында эндәште хатын. – Ач әле…
Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.
– Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…
Җавап ишетелмәде.
Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:
– Синең хәлең ничек анда? Җаным?!
Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.
Бер гомергә тиң мизгел үтте.
Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул, хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып, ишетелер‑ишетелмәс пышылдады:
– Нәрсә булды сиңа… Җаным… – Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды: – Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!
Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм, аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп, бер‑ике адым атлады. Хатын моны ишек аркылы үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.
– Ю‑у‑уггк…
– Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде: – Ач әле ишекне…
Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:
– Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…
Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер‑бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән‑сау булсын. Бер‑бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз‑үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элеккедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да, хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. «Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак, – дигән иде ире бер мәлне. – Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!»